Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабирова Фарида Кама Тамагы Көрәле авылында 29 ел буе шәфкать туташы булып эшли

Табигать кешеләрне үзенең карлы-бозлы яңгырлары, җилле-давыллы көннәре белән сынаган бер чорда, 1965 нче елның 1 нче ноябре көнне Кама Тамагы районының Көрәле авылында дөньяга бер кечкенә генә матур кыз аваз сала. Аңа әти-әниләре, яратып, Фәридә диеп исем кушалар. Менә шул көннәрдән 50 ел гомер үткән дә киткән. Бу чор -...

Табигать кешеләрне үзенең карлы-бозлы яңгырлары, җилле-давыллы көннәре белән сынаган бер чорда, 1965 нче елның 1 нче ноябре көнне Кама Тамагы районының Көрәле авылында дөньяга бер кечкенә генә матур кыз аваз сала. Аңа әти-әниләре, яратып, Фәридә диеп исем кушалар. Менә шул көннәрдән 50 ел гомер үткән дә киткән.


Бу чор - гомернең вакыйгаларга бай, башкарылган эшләргә нәтиҗә ясау вакыты да инде. Фәридә Закир кызын мин җылы кояш нурына тиңләр идем. Кояш җылысына барлык җан ияләре тартылгандай, авылыбызның олысы-кечесе аңа тартыла. Ул Көрәле авылында 29 ел буе шәфкать туташы булып эшли. Сабыр холыклы, ярдәмчел, тырыш, үз һөнәрен яратып башкаручы Фәридә - авыл халкы өчен тиңләп бетермәслек хәзинә. Үзенең хезмәт тәҗрибәсендә ул бик күп авыруларны савыктырган. Кирәк чакта профессиональ белемен, хезмәт тәҗрибәсен кулланып эш итүче шәфкать туташын үз авылларында гына түгел, тирә-як авылларда да, районда да яхшы беләләр һәм хөрмәт итәләр. Авыл шәфкать туташының эш көне тәүлек буена сузыла. Ул төн дими, яңгыр, буран дими кешеләргә беренче ярдәм күрсәтергә ашыга. Кайвакыт йокысыз төннәр көнгә, көне төнгә ялганса да, ул зарланмый. "Үзем сайлаган язмыш, үзем яраткан һөнәр",- диеп хезмәтеннән тәм табып яши бирә. Аңа үзе дәвалаган авыру терелеп аякка басса, дөньяда үзеннән дә бәхетле кеше юктыр кебек тоела. Фәридә Сабирова һөнәренең нечкәлекләрен өйрәнү өчен һәрдаим эзләнүдә, фәнни әдәбият укый, курсларда белемен арттыра.

Фәридә Сабированың гаиләсе дә - авылда иң үрнәк, тату гаиләләрнең берсе. Матур, сөйкемле, сабыр холыклы кызны авылыбызның уңган егете Фәрит үзенә яр итеп сайлый. Алар 1988 нче елда Сабиров Фәрит Вәкил улы белән гаилә корып җибәрәләр. Төп нигездә 27 ел буе кайната, кайнана белән бәхетле, тату гомер кичерәләр. Уңган, олыны олы итеп хөрмәт итүче Фәридәне алар үз кызларыдай якын күрәләр. Кайнатасы Вәкил абый озак еллар буе авылыбызның хөрмәтле кешесе - имам хатибы булып торды.(Ул инде мәрхүм, урыны җәннәттә булсын).

"Алма агачыннан ерак төшми",- диелә халык мәкалендә. Әлеге үрнәк гаиләнең уллары Алмаз, кызлары Эльвира икесе дә урта мәктәпне гел яхшы билгеләргә генә тәмамлап, укуларын Казанның югары уку йортында дәвам иттеләр. Бүгенге көндә Алмаз Кама Тамагы районында полиция, ә Эльвира башкалада банк хезмәткәре булып эшлиләр.

Фәридә - булдыклы һөнәр остасы, уңган килен, балаларның яраткан әнисе, иренең бәхет канаты, безнең өчен чын дус, сердәш...Без сиңа шундый була алганың өчен рәхмәтлебез. Синең бүгенге көнең бәхетле, бәхетең гомерле булсын.

Табигатьнең җылыга мохтаҗ бер чорында дөньяга килүче Фәридә Закир кызы кешеләргә җылылык таратучы, сүнеп баручы гомерләргә җан өрүче олы йөрәкле кеше диясем килә. Мондый кешеләр күбрәк булган саен, җирдә шәфкатьлелек, миһербанлылык та тантана итәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев