Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Сабантуе мәйданда тәмамланмады

Бәйрәм киче дә бик бай һәм кызыклы булды. Диджей Дождик үз җырларын башкарып. тамашачылар күңелен ачты, мәйдан да аңа кушылып җырлады. Фойеда покорн һәм шатлы мамык сатылды. Барысы да файр-шоу (утлы тамаша) көтте. Биредә андый тамашаның әле булганы юк иде. Балалар да, өлкәннәр дә факеллы һәм зур бенгаль утлары белән...

Бәйрәм киче дә бик бай һәм кызыклы булды. Диджей Дождик үз җырларын башкарып. тамашачылар күңелен ачты, мәйдан да аңа кушылып җырлады. Фойеда покорн һәм шатлы мамык сатылды.

Барысы да файр-шоу (утлы тамаша) көтте. Биредә андый тамашаның әле булганы юк иде. Балалар да, өлкәннәр дә факеллы һәм зур бенгаль утлары белән фаерны рәхәтләнеп карады. Кызганычка каршы, редакция фотоаппаратының өзлексез эшләп торуынна зарядкасы бетте һәм без укучыларыбызны әлеге тамашада төшерелгән фотолар белән сөендерә алмыйбыз. Кичке тамашада катнашучылар салют карады. Кичә ахырында һавага утлы шартлар җибзрелде, әмма лараның берикадәр генә оча алды. Нигездә шарларны сувенир буларак истәлеккә алып бетерделәр.

Район һәм поселок халкы МР башкарма комитеты җитәкчесе Павел Лохановка һәм иҗат төркеменә онытылмас бәйрәшм оештырганнары өчен рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев