Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Рөстәм Миңнеханов Казан танк училищесындагы палаткалы лагерендә булды

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан танк училищесы оештыра торган хәрби частьләр урнашкан палаткалы лагерьда булды. Ул мобилизацияләнүчеләр белән аралашты, туклану сыйфаты һәм палаткалы лагерьда тору шартлары белән кызыксынды. Республика җитәкчесенең матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

Лагерьда яшәү өчен 73 палатка урнаштырылган, алар 2500 чакырылучыны сыйдыра ала. Анда ике катлы караватлар, җылыту приборлары, урын-җир китерелгән.

Моннан тыш, лагерьда бит һәм кул юу, ашау урыннары, мәгълүмат алу һәм ял итү бүлмәләре булдырылган. Килүчеләрне тукландыру ике сменада оештырылган.

Элегрәк Рөстәм Миңнеханов «Казан Экспо» базасындагы өлешчә мобилизацияләүгә чакырылучыларны җыю пунктында булган иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X