Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Россиялеләргә эшләмәгән килеш пенсияне арттыру серен ачтылар

Россиялеләр ала торган пенсиянең күләме һәр эшләгән ел өчен күчерелә торган пенсия баллары санына бәйле.

Әмма кайбер очракларда кешегә эшләмәгән, ә җәмгыять өчен мөһим эшчәнлек белән шөгыльләнгән чор өчен дә баллар исәпләргә мөмкиннәр. «Югары икътисад мәктәбе» илкүләм тикшеренү институты хокук факультетының халык хокукы департаменты доценты Фатыйма Дзгоева «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Моңа, аерым алганда, бала караган өчен бирелә торган ял керә. Беренче баланы ел ярым караган өчен – 2,7, икенче бала өчен – 5,4, өченче бала өчен 8,1 балл өстиләр. Инвалидны яки карт кешене карау, шулай ук армиядә хезмәт итү 1,8 балл белән бәяләнә.

«Әмма бу чорлар алар алдыннан яки алардан соң түләнә торган эш булган очракта гына иминият стажына кертелә. Шулай булмаганда алар стажга кертелмәячәк һәм пенсия балларында исәпләнмәячәк», - диде юрист.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев