Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Республика көненә карата

1990 елның 30 августында Татарстан Республикасының мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителә. Татарстан Республикасының 1991 елның 29 августындагы законы нигезендә 30 август республикада бәйрәм көне - Татарстан Республикасы көне дип игълан ителде. Бүген без үзебезне Россия Федерациясенең зур дәүләте патриотлары итеп кенә түгел, туган ягыбыз, аның бай тарихы белән чын мәгънәсендә...

1990 елның 30 августында Татарстан Республикасының мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителә. Татарстан Республикасының 1991 елның 29 августындагы законы нигезендә 30 август республикада бәйрәм көне - Татарстан Республикасы көне дип игълан ителде.
Бүген без үзебезне Россия Федерациясенең зур дәүләте патриотлары итеп кенә түгел, туган ягыбыз, аның бай тарихы белән чын мәгънәсендә горурланабыз, ата-бабаларыбызны хөрмәтләп искә алабыз, чөнки аларның хезмәте, батырлыгы һәм иҗади казанышлары белән республикабыз хәзерге сыйфатый торышына иреште. Бүгенге Татарстан ул халкыбызның киеренке һәм фидакарь хезмәте, идеяләрен, уй-планнарының гамәлгә ашуы нәтиҗәсе. Шуңа күрә Республика көне - Татарстанның күп милләтле халкының гомуми бәйрәме ул.
Нәкъ менә әлеге истәлекле көндә узган елга йомгак ясарга мөмкин. Моңа бәйле рәвештә тантаналы бүләкләү өчен оешмагызның иң яхшы хезмәткәрен ачыклавыгызны үтенәбез. Тантана 30 августта сәгать 10да РДК мәйданында үткәрелә.
Мәгълүматны (иң яхшы хезмәткәрнең Ф.И.О., нинди номинация һәм кайсы оешмадан) 20 августка кадәр район мәдәният йортына җибәрергә. Хезмәткәр өчен приз оешма хисабыннан алына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев