Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Программада үзгәрешләр

Республикада шәхси торак йортлар төзелешен тәмамлауны стимуллаштыруга юнәлдерелгән, авыл җирлегендә эшләүче һәм яшәүче гражданнар өчен торак төзелеше программасы республикада беренче елын гына гамәлдә түгел. Ул авылда яшәүчеләрнең торак шартларын яхшыртуга ярдәм итте. «2013 елга кадәр авылны социаль үстерү» федераль максатлы программаны гамәлгә ашыру кысаларында 2006 елдан 2012 елга кадәр районыбызда...

Республикада шәхси торак йортлар төзелешен тәмамлауны стимуллаштыруга юнәлдерелгән, авыл җирлегендә эшләүче һәм яшәүче гражданнар өчен торак төзелеше программасы республикада беренче елын гына гамәлдә түгел. Ул авылда яшәүчеләрнең торак шартларын яхшыртуга ярдәм итте. «2013 елга кадәр авылны социаль үстерү» федераль максатлы программаны гамәлгә ашыру кысаларында 2006 елдан 2012 елга кадәр районыбызда субсидия сыйфатында 108500 мең сум акча бүлеп бирелгән, бу 131 гаиләне торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. 2012 елның 1 сентябреннән 9854 квадрат метр торак файдалануга тапшырылган.
2009 елдан әлеге чарага федераль бюджеттан финанслау кискен кимеде. 2008 ел белән чагыштырганда ул 7 тапкырдан артыкка кимеде. Мәсәлән, 2008 елда субсидия сыйфатында 48626550 сум акча алынган, ә 2012 елда 6753600 сум тәшкил итә. Тулаем Татарстан буенча 2012 елга 537,4 млн. сум бирелгән (шул исәптән РФ бюджеты 182,7 млн. сум (34%). ТР бюджеты - 354,7 млн сум (66%) 492 гаиләне генә торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирде.
Хәзерге вакытта әлеге программа кысаларында ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгына муниципаль районнардан субсидиягә 6020 заявка бирелгән, шулардан 3625 заявка АПК хезмәткәрләреннән алынган. Гаиләләрнең гомуми саныннан 1890ында югары техник әзерлектәге объектлар.
Программада катнашучыларны 2013 елда субсидия белән тәэмин итү максатында программага үзгәрешләр кертелде. Программага гариза бирүчегә 300-400 мең сум күләмендә субсидия ярдәмендә әлеге кредитны каплау белән, авыл торак пунктлары территорияләрендә яшәүче, югары техник әзерлектәге объектлары булган катнашучылар кертеләчәк. 150-200 гаилә һәм аграр ВУЗларны тәмамлап, беренче өч елда АПКда эшләүче яшь белгечләр өчен субсидия бирүнең гамәлдәге кагыйдәләре эшләячәк. Бер кешегә субсидия күләме - 554400 сум, ике кешегә - 705600 сум, өч кешегә - 907200 сум. 2013 елда әлеге механизмны гамәлгә кертү Татарстанның 1000 гаиләсен торак белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирәчәк. Моңа бәйле рәвештә районда югары техник әзерлектәге объектлары булган программада катнашучылар саны ачыкланачак. Аграр ВУЗларны тәмамлап, ТР АПК секторында беренче өч елларны эшләүче яшь белгечләрнең җиде гаиләсе кертелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев