Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Почта.Телефон. Интернет

2013 елның беренче яртысына газета-журналларга язылу кампаниясенең иң кызган вакыты. Ел ахырына кадәр ай ярым вакыт калса да әбүнәчеләргә ашыгырга кирәк. - Киләсе елның беренче яртысына Кама Тамагы почтамты планы 13130 данә тәшкил итә. 14 ноябрьгә йөкләмә 35,8 процентка үтәлгән,-ди подписка буенча инструктор Гүзәл Хәйретдинова. -Каратал элемтә бүлекчәсе җитәкчесе Рушания...

2013 елның беренче яртысына газета-журналларга язылу кампаниясенең иң кызган вакыты. Ел ахырына кадәр ай ярым вакыт калса да әбүнәчеләргә ашыгырга кирәк.
- Киләсе елның беренче яртысына Кама Тамагы почтамты планы 13130 данә тәшкил итә. 14 ноябрьгә йөкләмә 35,8 процентка үтәлгән,-ди подписка буенча инструктор Гүзәл Хәйретдинова. -Каратал элемтә бүлекчәсе җитәкчесе Рушания Хәсәнова халык белән актив эшләгән һәм бүгенге көнгә планны 81,3 процентка үтәгән. Тәмте элемтә бүлекчәсендә дә эшләр яхшы бара. Любовь Юдичева планда каралган 1195тән 602 данә газета-журналга яздырган. Ул үзенең яшь хезмәттәшләреннән калышмыйча планның яртысын үтәгән. Иске Барыш элемтә бүлекчәсе җитәкчесе Гүзәл Нуруллина эш күрсәткече 48 процент.
Республика басмалары арасында укучыларда "Казанские ведомости", "Акчарлак", «Ирек мәйданы» газеталары популярлык казанды. Бүгенге көндә әбүнәчеләр 2618 данә региональ, 1147 данә үзәк, 949 данә район газетасын яздырган. Вакытлы басмаларга бәяләр сизелерлек артмады, аларның күбесе элеккеге дәрәҗәдә калды.
"Идел таңнары" ("Волжские зори") газетасына бәя үзгәрешсез калды һәм юридик затлар өчен 273 сум 36 тиен, физик затлар өчен 263,34 тиен.
Районның кечкенә торак пунктларында да заманча телефон элемтәсе линияләре барлыкка килә. Бу авылларда яшәүчеләргә аралашу һәм эш өчен яңа мөмкинлекләр тудыра.
-14 ноябрьдә Рус Бортасы авылында РУЭС белгечләре поселок эчендә телефон челтәрен сала башлады, -ди Кама Тамагы РУЭС җитәкчесе Илназ Хөснетдинов. - Декабрь башында шушы кечкенә авылда яшәүчеләр телефон элемтәсеннән файдаланып калмыйча, интернетка тоташа, IP телевидение кертә ала. Шушы көннәрдә без оптик-җепселле кабельне Сөйки кичүе поселогы-"Фоника гипс" ООО эшкәртү заводына кадәр суздык. Бу төзелүче предприятиегә югары тизлектәге элемтәне җайга салырга, мини-АТС урнаштырырга һәм барлык заманча контакт формаларында кулланучылар һәм поставщиклар белән эшләү өчен телефон элемтәсе каналын файдаланырга мөмкинлек бирәчәк. Сөйкидә дүрт урамга яңа телефон элемтәсе линиясе сузыла. Элеккеге линиядән телефоннан гына сөйләшсәләр, хәзер Ленин, К.Маркс, Совет, Большевик урамнарында яшәүчеләр яңа елга кадәр интернет һәм IP телевидениягә тоташа алачак. 2013 елда авылда яшәүчеләрнең барысы да шундый мөмкинлеккә ия булыр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев