Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

“Озын толым” бәйгесендә

Кызларның матурлыгы аның матур итеп үреп салган озын толымына бәйле. Шуңа күрә дә татар кызлары гомер-гомергә чәч үстергән.

Кама Тамагы татар урта мәктәбендә татар халык авыз иҗаты атналыгы игълан ителгән иде. Максаты - милли җәүһәрләребез аша туган җиргә, ата-анага булган мәхәббәтне тирәнәйтү, милли йола - бәйрәмнәребезне онытмыйча буыннан-буынга җиткерү.

19 ноябрь көнне атналык кысаларында мәктәпнең актлар залында 3, 4 нче сыйныфның күркәм чәчле сылу кызлары "Озын толым" бәйгесендә катнашты. Бәйгедә катнашучылар алкышлар астында сәхнәгә чакырылды.

Бәйге 4 бүлектән торды. "Таныш булыйк" бүлегендә кызлар үзләре белән таныштырдылар. "Тапкырлыкка" бәйгесендә табышмаклар бирелде.

Татар кызлары - кунакчыл, тырыш, эшчән, өлгер, җитез, булдыклы. "Ак алъяпкыч билләрдә" дип аталган бәйгедә кызлар әниләре, апалары белән берлектә әзерләп килгән татар халык ашларына реклама тәкъдим иттеләр.

"Сәнгать" бәйгесендә җыр, бию, шигырьләр аша үзләрен күрсәттеләр.

Соңыннан сүз хөкемдарларга бирелде. Иң озын толымлы кыз дип Илзирә Вәлиева табылды, барысына да истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Кызларның сылу, уңган булып үсеп килүе ата-ана өчен бер яктан ул зур сынау да, чөнки кыз бала ата-ана йортының дәвамчысы, аның гореф-гадәтләрен, традицияләрен киләчәк буынга җиткерүче дә, гаилә учагын сүндермичә саклаучы да.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев