Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ОСАГО бәясен күтәрү котылгысыз чара булды

Россия Президенты Владимир Путин автомобиль хуҗаларының автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) бәясен арттыруның котылгысыз чара булуы турында әйтте. Ул моны 3 төп сәбәп белән аңлатты. Турыдан-туры элемтә барышында РФ Президентына Благовещенскида яшәүче пенсиядәге хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренә караганда, машина аның гаиләсе өчен "туйдыручы" булып тора: машинада гаилә бакча участогына...

Россия Президенты Владимир Путин автомобиль хуҗаларының автогражданлык җаваплылыгын мәҗбүри иминиятләштерү (ОСАГО) бәясен арттыруның котылгысыз чара булуы турында әйтте. Ул моны 3 төп сәбәп белән аңлатты.

Турыдан-туры элемтә барышында РФ Президентына Благовещенскида яшәүче пенсиядәге хатын-кыз мөрәҗәгать итте. Аның сүзләренә караганда, машина аның гаиләсе өчен "туйдыручы" булып тора: машинада гаилә бакча участогына барып йөри. Әмма иминиятләштерүгә бәяләрнең 60 процентка артуы сәбәпле, бүген бер пенсиягә генә яшәү мәсьәләсе кискен тора.

Путин ОСАГО бәясен арттыруның катлаулы мәсьәлә булуын билгеләп узды һәм моны 3 сәбәп белән аңлатты. "ОСАГО ставкасын арттыру турындагы карар РФ Үзәк банк тарафыннан кабул ителде. Бу икътисади яктан котылгысыз чара булды, чөнки ставкага төзәтмәләр инде 11 ел кертелмәде. Икенчедән, курс аермасы белән бәйле рәвештә, запас частьләр бәясе, өченчедән, кешеләрнең тормышын һәм сәламәтлеген саклауга бәйле түләүләр бәясе артты, - диде РФ Президенты. Ул мондый үзгәрешләрне вакытында үткәрү кирәклеген ассызыклады. - Юкса, иминият компанияләре базар сегментыннан төшеп калырга мөмкин. Ул чакта хаос килеп чыгуы бар", - дип өстәде ул.

Пенсионерның конкрет очрагы турында сүз йөрткәндә, Владимир Путин РФ Үзәк Банкы Һәм Россия Хөкүмәтенә адреслы ярдәм күрсәтү чаралары булдыруны йөкләде.

http://"Татар-информ", Юлия Ревина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X