Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Нәрсә эшләнгән һәм эшләнәчәк

Узган дүшәмбедә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев район производство бүлекчәләре, идарә һәм бүлек җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары белән үткәрелгән атналык киңәйтелгән киңәшмәдә киләчәккә эшләүгә бәйле мәсьәләләр һәм яңа ел каникулында балаларның мәшгульлеген оештыру мәсьәләсе тикшерелде. Киңәшмә республика прокуроры белән үткәрелгән очрашу турындагы мәгълүматтан башланды. Очрашуга муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев,...

Узган дүшәмбедә муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев район производство бүлекчәләре, идарә һәм бүлек җитәкчеләре, муниципаль берәмлек башлыклары белән үткәрелгән атналык киңәйтелгән киңәшмәдә киләчәккә эшләүгә бәйле мәсьәләләр һәм яңа ел каникулында балаларның мәшгульлеген оештыру мәсьәләсе тикшерелде.
Киңәшмә республика прокуроры белән үткәрелгән очрашу турындагы мәгълүматтан башланды. Очрашуга муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев, район прокуроры Фәнис Шәйхаттаров һәм төрле инстанцияләргә районда булган кимчелекләр турындагы шикаятьләр белән берничә тапкыр мөрәҗәгать иткән шәхси эшмәкәр Наил Сиразаев чакырылган иде.
Кафил Фәхразый улы эшмәкәргә аның муниципаль хакимияткә нинди дәгъвалары булуы турында анык сораулар бирде. Шулай ук районның Сиразаевка танылган якташыбыз язучы-драматург Туфан Миңнуллин музее өчен нигез салу эше бәясен түләү турындагы мәсьәлә дә күтәрелде, югыйсә, алдан килешү буенча әлеге эшләрне Сиразаев хәйрия нигезендә башкара, ә район бюджетында әлеге максатларга акча каралмаган. Фәнис Ринат улына башкарылган эшкә бәя бирү йөкләнде. Килеп туган хәлдә, эшмәкәр түләүне таләп иткәндә, район җитәкчелегенә финанслау чыганагы табу тәкъдим ителде.
Киңәшмәдә яңгыраган мәгълүматтан соң "Фоника гипс" ООО генераль директоры Миндел Шәмсетдинов барлык предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләренә Туфан Миңнуллинга ихтирам йөзеннән, аның исеме башка бу уңайдан телгә алынмасын өчен әлеге максатларга акча кертергә тәкъдим итте. Хезмәттәшләре аны хуплады.
Республика куркынычсызлык советы утырышы турында да мәгълүмат җиткерелде. Анда дини экстремизмга каршы тору, толерантлык һәм башка диннәрне хөрмәт итү мәсьәләсе тикшерелгән иде. Районыбызда безнең халкыбыз өчен традицион булмаган исламны пропагандалаучы затларның тискәре йогынтысына юл куймау буенча тиешле эш үткәрергә кирәк.
Көн тәртибендә торучы беренче мәсьәлә буенча район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Александр Сычев чыкты, ул районда гаилә фермаларын үстерү турында сөйләде. Хәзер алар Келәнче (Сафин), Олы кариле (Галимҗанов), Балтач (Шәйхетдинов), Кирельск (Осипов), Тәмте (Степанов) һәм Красновидовода (Фәйзуллин һәм Цыганков) бар. Үз бизнесы белән шөгыльләнергә теләүчеләр тагын да бар. Мәсәлән, Геннадий Болонинков Тәмтедә күп профильле хуҗалык үстерү өчен база төзелеше алып бара. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда терлекләр баш саны һәм кош-кортның кимүе билгеләп үтелде.
Муниципаль район башкарма комитеты мәгариф бүлеге җитәкчесе Илшат Гомәров каникул вакытында балаларның кышкы ялын оештыру турында сөйләде. Аңа балаларның техник иҗаты эшен активлаштыру йөкләнде.
Район статистика бүлеге җитәкчесе Зөлфия Рыжова үзе җитәкләгән хезмәтнең агымдагы елдагы эшчәнлеге турында отчет бирде.
Спорт комплексы директоры Розалия Мирзакантова яңа ел каникуллары вакытында "Акчарлак" СОКта чаралар оештыру планы турында сөйләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев