Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Намус кушканча яшәргә

Укучыларның коррупциягә каршы торуын камилләштерү, аларда коррупциягә каршы тәртип тәрбияләү максатында мәктәпләрдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган атналык үткәрелде. Атналык программасы ата-аналар, хокук саклау органнары вәкилләре, җәмәгатьчелек, хакимиятнең муниципаль органнары катнашында коррупциягә каршы чаралардан гыйбарәт иде. Белем бирү процессында катнашучыларга коррупцион закон бозулар буенча хәбәр бирү алымнары турында җиткерелде....

Укучыларның коррупциягә каршы торуын камилләштерү, аларда коррупциягә каршы тәртип тәрбияләү максатында мәктәпләрдә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган атналык үткәрелде.
Атналык программасы ата-аналар, хокук саклау органнары вәкилләре, җәмәгатьчелек, хакимиятнең муниципаль органнары катнашында коррупциягә каршы чаралардан гыйбарәт иде. Белем бирү процессында катнашучыларга коррупцион закон бозулар буенча хәбәр бирү алымнары турында җиткерелде. Район укучылары коррупциягә каршы иншалар, балалар рәсемнәре конкурсларында актив катнашты.
6 декабрьдә Казан Кремлендә «Илебез киләчәге - минем кулларда» һәм «Коррупциягә юк!» дип исемләнгән иншалар республика конкурсында җиңүчеләрне тантаналы котлау булды. Бүләкләү тантанасында Затон мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Владислав Козин (укытучысы Марина Кулагина), Иске Казиле урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Римма Сабирова (укытучысы - Фирдәвес Кадыйрова) катнашты. Владислав конкурс лауреаты булды һәм бүләккә электрон уку әсбабы алды, Римма II дәрәҗә диплом һәм смартфон белән бүләкләнде. Җиңүчеләргә бүләкләрне ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафин, ТР Дәүләт Советы секретаре Лилия Маврина, коррупциягә каршы сәясәт мәсьәлә буенча ТР Президенты идарәсе җитәкчесе урынбасары Ренат Гайнетдинов, ТР прокуратурасының балигъ булмаганнар һәм яшьләр турындагы законнар үтәлешенә күзәтчелек бүлеге җитәкчесе Җәүдәт Ибраһимов, «татар-информ» мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский тапшырды.
Мәгариф учреждениеләрендә шулай ук сыйныф сәгатьләре, дискуссияләр, «Коррупция: әйе яки юк», «Игелеккә - рәхмәт, гөнаһ өчен - түлә», «Мин - намуслы кеше» түгәрәк өстәлләр, сыйныф җитәкчеләренең ата-аналар һәм укучылар белән төркемле һәм аерым кисәтү әңгәмәләре, өлкән сыйныфларга һәм ата-аналарына тестлар һәм башкалар үткәрелде.
Моңа охшаш чаралар уку елы дәвамында үткәрелеп торачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев