Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мобилизациядән азат итүче авырулар исемлеге басылып чыкты

РФ гражданы сәламәтлеге торышы буенча мобилизациядән кичектерү алырга мөмкин. Авыруларның махсус исемлеге бар, военкоматлар каршындагы медицина комиссияләре шуңа таяна.

Авырлыгына һәм характерына карап, мобилизациядән кичектерү вакытлы яки даими булырга мөмкин.

«Кичектерү йогышлы авырулар, ягъни эчәк инфекцияләре яки хроник авырулар, ВИЧ, гепатит булганда бирелә. Кичектерүнең сәбәбе шулай ук яман шеш булырга мөмкин», — дип хәбәр итте хәрби эксперт.

Шулай ук хезмәткә алмый торган авырулар исемлегенә керәләр:

— кан авыруы — гемофилия, лейкоз;

— ишемик авыру һәм тумыштан килгән йөрәк порогы;

— инсульт;

— геморрой;

— психик тайпылышлар, мәсәлән, шизофрения:

— неврологик авырулар (эпилепсия);

— патология һәм үзәк нерв системасы һәм сулыш органнары функцияләре бозылу.

Бронхиаль астма, пневмония, туберкулез, хроник гастритлар кискенләшкәндә, теш казнасы һәм сидек бүлү системасы функцияләре бозылганда, умыртка баганасы патологиясе, плоскостопие һәм сколиозлар, ишетү органнары авырулары (барабан ярыгы патологиясе) вакытында мобилизация тыела. Исемлеккә шулай ук глаукома, астигматизм, сукырлык керә.

Чыганак: Ватаным Татарстан. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев