Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мобилизация турында сораулар һәм җаваплар

Ветераннар пленумында күп сораулар яңгырады. Мобилизациягә кагылышлылары аеруча актуаль булды.

Бу сорауларга РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдинов һәм муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин җавап бирде.

Сорау: «Ник минем улым чакырылды, ә күрше егете юк»?

Җавап: «Безнең районга мотоукчылар частьләрен формалаштыру бурычы йөкләтелде, шуңа күрә безнең районнан әлеге белгечлекләр буенча запастагы хәрби хезмәткәрләрне генә чакырттылар. 27 сентябрьдә 57 кеше мобилизацияләнде».

Сорау: «Улым ковид белән авырды, аннан соң өзлекте, ләкин аны барыбер мобилизацияләделәр. Ник җибәрер алдыннан медицина комиссиясе оештырылмады?»

Җавап: «Частьтә хәрби табиблар комиссиясе эшли, ул һәр мобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрнең яраклылыгы турында бәяләмә бирә. Әгәр дә чакырылышка туры килми торган авырулары бар икән, ул кайтарып җибәреләчәк, авырса, аны дәвалыйлар. Безнең районнан мобилизацияләнгән биш ир-ат, сәламәтлекләре таләпләргә туры килмәү сәбәпле,  кире кайтты».

Сорау: «Ник гаиләләрнең финанс хәлен исәпкә алмыйлар? Минем улым янгын китергән нәтиҗәләрне әле җайга салып бетермәде, ә аны мобилизацияләделәр. Гаилә кышны ничек чыгар? Йортларына хәтта ремонт та ясалмаган».

Җавап: “Закон буенча финанс проблемаларына бәйле рәвештә чакырылышны кичектереп тору юк».

Сорау: «Кыйммәтле машиналарда йөрүчеләргә ни булган? Аларга “Ленд-крузер”ларда йөрергә ярый, ә БТРда йөрергә ярамыймы?»

Җавап: «Без барыбыз да Россия һәрвакыт тынычлыкта яшәр дип уйладык, вакыйгалар үсешенең иң начар сценариена әзерләнергә кирәк иде. Хәрби хезмәткәрләр күнекмәләрне искә төшерсеннәр һәм онытмасыннар, алар өчен бу көтелмәгән хәл булмасын, курку уятмасын өчен ел саен мобилизация үткәрергә кирәк иде. Чит илләргә качып китүчеләргә тулы анализ ясалачак һәм нәтиҗәләр чыгарылачак, - диде Илдар Гыйльметдинов. – Без барыбыз да бу вакыйгаларга чумдык, мин ЛНРга беркетелгән, анда берничә тапкыр булдым, без, депутатлар, төбәк халкына ярдәм итү өчен, аларга хезмәт хакларыбызны күчердек».

Сорау: «Ни өчен чакырылганнарны махсус кием белән начар тәэмин итәләр? Аны сатып алу мөмкин түгел, чөнки бик кыйммәт».

Җавап: «Бүген алар мобилизацияләнгән, шуңа күрә хәзерге вакытта кирәк булган әйберләр белән генә тәэмин ителделәр. Йокы капчыкларын, ату өчен келәмнәрне һәм аптечкаларны республика сатып алды, барлык хәрби хезмәткәрләр дә алар белән тәэмин ителәчәк. Аптечкаларны үз дарулары белән тулыландыра алалар. Каскалар һәм бронежилетлар һәркемгә алгы сызыкта тапшырылачак».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев