Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәгълүмат – һава кебек кирәк булса

Беренче июльдән «Почта России»гә газета һәм журналларны кайтартуга бәйле зыянны каплауга дәүләт субсидиясе бетерелде. Димәк, чираттагы язылу кампаниясен хат ташучылар яңа шартларда үткәргән. Почта операторлары кайтарту тарифларын арттырсалар да, 2014 елның икенче ярты елына язылу кампаниясе өзелмәде, чөнки предприятие ахыргы бәяне арттыруга юл куймаган. 1 сентябрьдән 2015 елның беренче ярты...

Беренче июльдән «Почта России»гә газета һәм журналларны кайтартуга бәйле зыянны каплауга дәүләт субсидиясе бетерелде. Димәк, чираттагы язылу кампаниясен хат ташучылар яңа шартларда үткәргән. Почта операторлары кайтарту тарифларын арттырсалар да, 2014 елның икенче ярты елына язылу кампаниясе өзелмәде, чөнки предприятие ахыргы бәяне арттыруга юл куймаган. 1 сентябрьдән 2015 елның беренче ярты елына язылу кампаниясе башланды. Кама Тамагы почтамты вакытыннан алда язылуга йомгак ясады. Почтамтның киләчәктәге эше, әбүнәчеләрне кызыксындыруга юнәлдерелгән чаралар комплексы, үз хезмәткәрләре, яңа язылу кампаниясе турында Кама Тамагы почтамты җитәкчесе Айдар Айтуганов белән сөйләштек.

- Газета-журналларга вакытыннан алда язылу тәмамланды һәм район почта бүлекчәләре арасында беренче өч урында Тәмте, Красновидово һәм Каратал почта элемтәсе бүлекчәләре тора. 2014 елның икенче ярты елына язылу нәтиҗәләре буенча план йөкләмәсен 113,6 процентка үтәп, Олы Кариле почта элемтәсе алда бара. Аңардан соң Иске Барыш (109,7%) һәм Каратал (104,4 %) бүлекчәләре. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, тулаем республика буенча алдагы язылу йомгаклары буенча яздырылган вакытлы басма күләме фаразланган 30 процент урынына уртача 10 процентка кимеде.

-Айдар Әнвәрович, язылу алдынгылары арасында Олы Кариле почта элемтәсе бүлекчәсе беренче тапкыр гына түгел. Әлеге уңай нәтиҗәгә ничек ирешелә?

- Бу иң элек Олы Кариле почта элемтәсе бүлекчәсе җитәкчесе Рәмзия Рәхмәтуллинаның тәҗрибәсе һәм күп еллык хезмәте. Ул почта тармагында 33 ел эшли. Рәмзия Вәгыйзь кызы почта элемтәсе хезмәтләре күрсәтүдән алган керем буенча да алдынгы булып тора - план йөкләмәсе үтәлеше 150 процент

- Хәзер «Таләп ителгәнчегә кадәр» әбүнә әрҗәләре аша вакытлы басманы алу яңа шартларда әбүнәчеләрне кызыксындыру чараларының берсе булып тора. Язылуның мондый формасы файдалымы?

- Почта бүлекчәсе яки «Таләп ителгәнчегә кадәр» әбүнә әрҗәләреннән вакытлы басма алучылар өчен ташлама күләме 43 процентка кадәр арттырылды. Язылуның әлеге формасыннан файдаланган әбүнәчеләр «Таләп ителгәнчегә кадәр» вакытлы басмага язылу бәясенең 2014 елның беренче ярты елына язылу бәясеннән ким булуына инанды.

- «Шул дөресме» категориясенә караучы тагын бер сорау республика һәм федераль басмаларга бәянең артуына кагыла. Республика матбугаты процент мөнәсәбәтендә федераль басмаларга караганда кыйммәт диләр.

- Шунысын ассызыкларга кирәк, федераль һәм республика басмаларына бәяләр төрле фаразларга карамастан, алар күпкә артмады һәм прапорциональ артты. Хөрмәтле әбүнәчеләр! Вакытыннан алда язылу тәмамланды. 1 сентябрьдән 25 декабрьгә кадәр 2015 елның беренче ярты елына вакытлы басмаларга язылу башланды. «Идел таңнары» («Волжские зори») газетасына язылу бәясе физик затларга 444 сум, юридик затларга - 456 сум. Районның мөһим вакыйгаларын белергә һәм үзегезнең мәгълүмати ихтыяҗыгызны тулысынча тәэмин итәргә теләсәгез, газета-журналларга язылып калырга ашыгыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев