Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Мәчеттә гарәп телен укыталар

Бүгенге көндә район үзәгендә ике мәчет эшли. Шуларның берсе- мәһабәт биналы Җәмигъ мәчетендә гарәпчә телләрен укырга өйрәтәләр. Дәресләрне мөгалимә, инде күпләрнең остазы булган сабыр, йомшак мөгаләмәле Фәридә Рәмиева алып бара. Районда яшәүче мөселманнар арасында намаз уку тәртибе, сүрә-аятьләрне дөрес итеп өйрәнү, коръәнне гарәп телендә уку теләге 2006 елда Кама Тамагы...

Бүгенге көндә район үзәгендә ике мәчет эшли. Шуларның берсе- мәһабәт биналы Җәмигъ мәчетендә гарәпчә телләрен укырга өйрәтәләр. Дәресләрне мөгалимә, инде күпләрнең остазы булган сабыр, йомшак мөгаләмәле Фәридә Рәмиева алып бара.

Районда яшәүче мөселманнар арасында намаз уку тәртибе, сүрә-аятьләрне дөрес итеп өйрәнү, коръәнне гарәп телендә уку теләге 2006 елда Кама Тамагы урта мәктәбе бинасында атнага бер җыелып өйрәнүдән башланган иде. Остабикә Мөнирә абыстай дөрес итеп гамәл кылырга омтылучылар өчен беренче мөгалимә өндәүче булды. 2007 елда исә мөселманнар соравы буенча Фәридә Рәмиева гарәпчә укыта башлады һәм менә инде сигезенче ел дини белем алырга теләүче һәркем өчен мондый мөмкинлек бар. Дәресләр 2010 елда, яңа Җәмигъ мәчете ачылганнан алып, биредә укытыла башлады. Бу еллар эчендә 80нән артык кеше гарәпчә укырга өйрәнде, 40лап кеше коръәнне дөрес итеп бу телдә укый ала, калганнары исә белемен камилләштерә бара. Ел саен яңа кешеләр "беренче сыйныфка" килә. Алар категориясе төрле- мәктәп балаларыннан алып өлкән яшьтәгеләргә кадәр һәм әйтергә кирәк, хәтта район авылларыннан да килеп укучылар бар. Шулай ук Нурания остабикә коръәнне дөрес уку буенча дәресләр алып бара, шулай ук халык соравы буенча Келәнче авылына барып дин сабаклары бирә. Агымдагы елда 17 кеше гарәпчә укырга өйрәнүчеләр сафын тулыландырды. Апрель ахырында укулар инде тәмамланып, көзен янәдән башланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев