Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Марсель Хәмидуллин: “Электромонтерларыбыз вакыт белән исәпләшмичә эшләде”

Ай буе район энергетиклары нон-стоп режимында хезмәт куйды.

Беренче бозлы яңгыр 23 ноябрь көнне яуды. Ул чакта югары вольтлы 12 линиягә килгән зыян бетерелде. Шуннан соң район территориясендә бозлы яңгыр тагын ике тапкыр явып узды.

- Бер айда югары вольтлы линияләрдә барлыкка килгән 36 аварияне бетердек. Болар – электр үткәргечләрнең бозланып катуы, терәк баганаларның авуы һәм агач аву нәтиҗәсендә линияләрдә барлыкка килгән өзеклекләр, - диде РЭС баш инженеры Марсель Хәмидуллин. –Торак йортларны электр белән тәэмин итә торган 0,4 кВ көчәнешле линияләрдә 20 дән артык авария булды. Биредә агач ботакларының электр үткәргечләренә авуы нәтиҗәсендә зыян килгән. Безнең коллектив, вакыт белән исәпләшмичә, ай буе эшләде. Өйгә ашарга һәм бераз йоклап алырга гына кайтып килдек.

Һәр табигать катаклизмыннан соң оператив бригада, линиягә барып, өзелгән урынны тапкан, участокны локальләштергән һәм авария бригадасына хәбәр иткән. Авария бригадасы өзелгән урынны ялгаган вакытта, оператив бригада яңа участокны тикшергән. Ягъни эш өзлексез барган.

- Беренче тапкырында сез, ярдәм сорап, күршеләргә – Тәтеш районы РЭСына мөрәҗәгать иттегез. Икенче һәм өченче яңгырдан соң үзегез башкарып чыктыгызмы?

- Без аларга махсус техника сорап мөрәҗәгать иткән идек. Өзеклекләрне үзебез ялгадык.    

- Нинди торак пунктлар аварияләрдә күбрәк зыян күрде?

- Тәмте, Лабыш, Тукай – бу участок иң авыры иде. Тукай авылында зыянны бетерү эшләре вакытында кешеләр көн буе электрсыз торды, төнлә йортларда ут булды, ә иртәнгә линия башка урыннарда өзелде һәм барысы да яңадан башланды. Тәмте авыл җирлеге башлыгы Игорь Зиновьевка рәхмәт әйтәсе килә, ул һәрчак диярлек безнең янда булды, зарарланган һәр линиягә юл салырга булышты, аның ярдәме белән эш тизрәк барды.

Тик башка торак пунктлар – Чаллы, Кече Кариле, Уразлино, Кече Салтык, Яңа Сала, Балтач җирлекләре һәм башкалар да зыян күрде.

- Кайдадыр тыныч булдымы?

- Әйе, затонлылар электр өзеклеген бөтенләй сизмәде, Кама Тамагында өлешчә генә булды һәм озакка түгел. Шуңа да карамастан, әлеге җирлекләрдә яшәүчеләрдән зарланулар барыбер килде.

Юруслан Сәлахетдинов, Федор Шишкин, Марсель Сабитов, Рәис Гатауллин, Александр Старостин, Рәсил Хәйруллин, Константин Благодеров, Николай Тарасов, Данис Хөсәенов, Рафаэль Булатов составындагы оператив-күчмә бригадага электр линияләрендәге зарарланган участокларны ачыклау һәм аларны локальләштерү буенча көйле профессиональ эшләре өчен рәхмәт. Аларга инженерлар Рәфкать Зәйнетдинов һәм Сергей Благодеров булышты. Мастер Нургали Корбанов җитәкчелегендәге электромонтерлар Айзат Гайфуллин, Тимур Корбанов, Антон Шишкин һәм машина йөртүчеләр Ринат Зиннәтуллин һәм Альберт Гафиятуллиннан торган бригада зыянны бетерделәр.

22 декабрьдә РЭС коллективы үзенең һөнәри бәйрәмен каршылады. Без бу коллективның һәрчак формада булуын, кагыйдәләрне төгәл үтәвен һәм һава торышы китергән шундый сюрпризларның азрак булуын телибез. Энергетиклар көнен гаиләләрендә каршыларга язсын. Һәр авылда – ут һәм яктылык, һәр йортта – уңайлылык, һәр йөрәктә җылылык булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев