Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Марс Нуретдинов истәлегенә

24 октябрьдә Олы Кариле урта мәктәбендә 1984 елның 20 октябрендә Әфганстанда сугышчан бурычын үтәгәндә һәлак булган сугышчы-интернационалист Марс Нуретдиновны искә алуга багышланган чара үткәрелде. Аңа ул вакытта 19 яшь. Ул вакыттан 30 ел үтеп киткән. Балтач җирле үзидарәсе, Балтач төп мәктәбе, соңыннан башланыч мәктәп аның истәлеген мәңгеләштерү өчен күп нәрсә...

24 октябрьдә Олы Кариле урта мәктәбендә 1984 елның 20 октябрендә Әфганстанда сугышчан бурычын үтәгәндә һәлак булган сугышчы-интернационалист Марс Нуретдиновны искә алуга багышланган чара үткәрелде.

Аңа ул вакытта 19 яшь. Ул вакыттан 30 ел үтеп киткән. Балтач җирле үзидарәсе, Балтач төп мәктәбе, соңыннан башланыч мәктәп аның истәлеген мәңгеләштерү өчен күп нәрсә эшләгән. Олы Кариле урта мәктәбе директоры Айсылу Галәветдинова (ул Марс белән бер авылда үскән) авылдашы - үз гомере бәһасенә бурычын үтәгән солдат турында һәрвакыт хәтердә булсын өчен барысын да эшли. Бүген Олы Кариле мәктәбендә Марс Нуретдиновның мемориал тактасы ачылды. Биредә әлеге мәктәп чыгарылышы Марска багышланган тулы бер почмак бар. Чарада район хәрби комиссары подполковник Дамир Сергеев, сугышчы-интернационалистлар советы рәисе Рамил Кәримов җитәкчелегендә әфганчылар, Рафик Нәбиуллин җитәкчелегендә кадет мәктәбе укучылары катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев