Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көз бәйрәме

27 октябрьдә халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль тернәкләндерү инструкторы Әлфия Гыймадиева тернәкләндерү курсы узучылар өчен көз бәйрәменә багышланган чара үткәрде. Чарада алар әлеге бәйрәм тарихы, халык сынамышлары белән танышты. Өлкәннәр конкурсларда бик теләп катнашты, шулай ук тематик пазллар җыйды, көз һәм мәхәббәт турында җырлар башкарды. Казаннан Л. Гагарина, Р....

27 октябрьдә халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә социаль тернәкләндерү инструкторы Әлфия Гыймадиева тернәкләндерү курсы узучылар өчен көз бәйрәменә багышланган чара үткәрде.

Чарада алар әлеге бәйрәм тарихы, халык сынамышлары белән танышты. Өлкәннәр конкурсларда бик теләп катнашты, шулай ук тематик пазллар җыйды, көз һәм мәхәббәт турында җырлар башкарды. Казаннан Л. Гагарина, Р. Шәрәфетдинова, Тәтештән Т. Сергеева А.С. Пушкин һәм Н.А. Некрасов шигырьләрен укыды. Сәхнәләштерелгән «Шалкан» әкияте чараның иң матур мизгеле булды. Һәркем үз ролен бик оста башкарды. Чара ахырында бәйрәм дискотекасы оештырылды, ә патшабикә Көз барысына да истәлеккә 2015 елга календарь бүләк итте. Тернәкләндерү курсында катнашучылар көч-куәт алып, яшәреп киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев