Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кыш бабай кабул итә

18 ноябрьдә Великий Устюгта яшәүче Россиянең баш кыш тылсымчысы туган көнен билгеләп үтте. Бәйрәм табынына Татарстан Кыш бабае да чакырылган иде. Быел республикадан әкияти тантанага кем барасы билгеле түгел, әмма җитди сайлап алу бара: Кыш бабай резиденциясе Россиядә кышкы бәйрәмдә төбәк данын яклау өчен иң яхшы татар тылсымчысына конкурс игълан...

18 ноябрьдә Великий Устюгта яшәүче Россиянең баш кыш тылсымчысы туган көнен билгеләп үтте. Бәйрәм табынына Татарстан Кыш бабае да чакырылган иде.

Быел республикадан әкияти тантанага кем барасы билгеле түгел, әмма җитди сайлап алу бара: Кыш бабай резиденциясе Россиядә кышкы бәйрәмдә төбәк данын яклау өчен иң яхшы татар тылсымчысына конкурс игълан итте. Бабайга таләпләр аз түгел: рус һәм татар телләрен белү, балаларны ярату һәм һәр бала белән уртак тел табу. Һәм иң мөһиме - татар тылсымчысы урта гәүдәле, буе илебез Кыш бабае буеннан озынрак булырга тиеш түгел Кыш бабайга эш рәсми рәвештә тәкъдим ителә, хезмәт хакы - чикләнмәгән. Кыш бабайның хезмөт хакы тылсымлы-әкияти. Бу - елмаюлар. Бу- алар хакына барысын да эшләргә теләгән балаларның бәхетле күзләре. Әкияти йортта Кыш бабай белән Кар кызы кунакларны 14 декабрьдән кабул итә башлаячак. Балалар һәм аларның ата-аналарын һәр көнне 9дан кичке 6га кадәр кабул итәләр. Калган вакытта хатларга җавап бирергә кирәк, ә алар һәр елны берничә мең хат килә. Ул кире адресын күрсәткән һәркемгә ярдәмчеләре белән җавап бирергә тырышачак.

Кайда язарга

Адрес Кыш Бабая и Кар Кызы:

422035 Татарстан, Арский район,

с. Яна Кырлай.

Получатель: Кыш Бабай и Кар Кызы.

Адрес Деда Мороза в Великом Устюге:

162340, Россия,

Вологодская область,

город Великий Устюг,

дом Деда Мороза.

Получатель: Дед Мороз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев