Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Күп балалы ата-аналарның пенсиягә чыгу яшен киметергә тәкъдим ителде

Дәүләт Думасының Гаилә, хатын-кызлар һәм балалар мәсьәләләре комитеты җитәкчесе Нина Останина комитетта күп балалы ата-аналар өчен пенсиягә чыгу яшен 5 елга киметү турында закон проекты барлыгын РИА Новостига белдергән. Шул ук вакытта ул пенсиягә чыгу яшен күп балалы атага гына киметү тәкъдимен «тар» дип атады.

Элегрәк массакүләм мәгълүмат чаралары «Бердәм Россия»дән депутат Александр Спиридоновның Дәүләт Думасына өч һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче күп балалы аталарга пенсиягә чыгу яшен өч елга киметүне күздә тоткан закон проекты кертергә җыенуы турында язган иде.

«Бу тар инициатива, ул бик тар тоела миңа. Ананың нинди гаебе бар? Нигә атага гына?» – диде Останина.

Останина сүзләренчә, комитетта инде башка тәкъдим бар, ул «өзеп алынган» түгел. Анда «балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнүче күп балалы ата-аналарга пенсия яше биш елга кими» дип язылган.

«Анага да, атага да, бала тәрбияләү белән шөгыльләнүчегә дә», – дип өстәде депутат.

Шулай ук Останина комитетта булган тәкъдимнең төгәл формулировкасын билгеләп үтте: «Балаларны карау вакытын җәмгыятькә файдалы эшчәнлек дип хезмәт стажына кертеп санарга һәм бу пенсия яшен кыскартуны аңлата», – дип өстәде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев