Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Креслоң юк икән – бармыйсың

3 ноябрьдән 16 декабрьгә кадәр балалар катнашында фаҗигаләр санын киметү максатында «Автокресло - балаларга!» дип исемләнгән социаль кампания үткәрелә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, транспорт чараларында балаларны тотучы чаралар куллану балалар арасында үлемне 54%ка, травма алуны 76, авыр тән җәрәхәтләре алуны 92%ка киметергә мөмкинлек бирә. Агымдагы елның 9 аенда...

3 ноябрьдән 16 декабрьгә кадәр балалар катнашында фаҗигаләр санын киметү максатында «Автокресло - балаларга!» дип исемләнгән социаль кампания үткәрелә.

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматларына караганда, транспорт чараларында балаларны тотучы чаралар куллану балалар арасында үлемне 54%ка, травма алуны 76, авыр тән җәрәхәтләре алуны 92%ка киметергә мөмкинлек бирә. Агымдагы елның 9 аенда Татарстан Республикасында балалар катнашындагы 472 ДТП теркәлгән, аларда 20 бала һәлак булган һәм 501е төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Пассажир балалар катнашында 196 юл-транспорт фаҗигасе булган яки балалар катнашындагы ДТПларның гомуми саныннан 41,5%, аларда 13 бала һәлак булган һәм 220 бала яраланган. Автомобиль салонында балалар креслосыннан һәм куркынычсызлык каешларыннан тыш утырган пассажир балалар катнашында 60 ДТП булган, аларда 6 бала һәлак булган, 68е зыян күргән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X