Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Көз үзенең байлыклары белән сөендерде

Уңыш быел мул булды. Кыяр, помидор, кабак, ташкабак, кишер, суган күп күләмдә җыелып кышка әзерләнде. Менә шушы көзге нигъмәтләрне җыеп, агачлар яшел, соры, кызыл яфраклар койгач 1 нче номерлы «Салават күпере" балалар бакчасында да бәйрәм иртәләре башлана. Бу көннәрдә уртанчылар төркемендә дә "Тылсымлы көз" дип исемләнгән бәйрәм булып үтте. Бәйрәмгә...

Уңыш быел мул булды. Кыяр, помидор, кабак, ташкабак, кишер, суган күп күләмдә җыелып кышка әзерләнде. Менә шушы көзге нигъмәтләрне җыеп, агачлар яшел, соры, кызыл яфраклар койгач 1 нче номерлы «Салават күпере" балалар бакчасында да бәйрәм иртәләре башлана.
Бу көннәрдә уртанчылар төркемендә дә "Тылсымлы көз" дип исемләнгән бәйрәм булып үтте. Бәйрәмгә күп шигырьләр, җырлар, уеннар өйрәнелде. "Көз", "Болыт", "Кояш" балалар янына кунакка килделәр һәм үзләренең табигатькә китергән файдалары турында сөйләделәр. Әкият геройлары Куян (Сычева Ольга) белән Тычкан да (Миңнегалиева Таңсылу) үзләренең рольләрен оста башкардылар. Бәйрәм хөрмәтенә ата-аналар арасында табигать биргән байлыклардан эшләнмәләр ясауга конкурс игълан ителгән иде. Анда алар актив катнаштылар. Балалар үз әти-әниләре белән горурланып конкурска алып килгән күчтәнәчләрен тәкъдим итте. Өлкәннәр фантазиягә бик бай булып чыкты. Ташкабак, кабактан нинди генә кәрҗиннәр юк иде. Ә кәрҗиндә бәрәңге-кишердән алып урман байлыгы-чикләвеккә кадәр бар.
Яфраклардан ясалган роза чәчәкләре әле дә күңелне сөендерә. Эшләпә кигән баклажаннар нәкъ менә конкурс өчен үскән диярсең.
Аларга конкурста катнашканнары өчен зур рәхмәт җиткерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев