Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Киләсе елда ана капиталының күләме артачак

2023 елның 1 февраленнән беренче балага ана капиталы күләме 590 мең сум чамасы тәшкил итәчәк. Россия Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды бюджетына бәйле материалларда шул хакта әйтелгән.

Ана капиталын 12,4%ка индексацияләү күздә тотыла. Шул рәвешле, беренче бала өчен ул – 589,5 мең сум, икенче бала өчен – 779 мең сум тәшкил итәчәк.

Ана капиталы күләме үсү инфляциягә турыдан-туры бәйле. 2024 елда аны 5,5% ка арттыру планлаштырыла (беренче балага – 622 мең сум чамасы, икенчесенә – 822 мең сум тирәсе). 2025 елда исә – 4%ка үсәчәк (якынча 647 мең сум һәм 855 мең сум).

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев