Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Келәнчедә авыл бәйрәме - Сабан туе

Сабан туе - иң күңелле бәйрәм.Чөнки берничә көн алдан ук авыл бәйрәм шаукымы астында яши. Авыл урамнарыннан озын колгага сөлге бәйләп бүләк җыючы мәдәният хезмәткәрләре, яшьләр атлый, алар артыннан бала-чага иярә. Бу мизгел бигрәк тә бүләкләрен алдан хәзерләп куеп , капка төбендә көтеп утыручы өлкәннәр өчен кадерле. Сабан туена без...

Сабан туе - иң күңелле бәйрәм.Чөнки берничә көн алдан ук авыл бәйрәм шаукымы астында яши. Авыл урамнарыннан озын колгага сөлге бәйләп бүләк җыючы мәдәният хезмәткәрләре, яшьләр атлый, алар артыннан бала-чага иярә. Бу мизгел бигрәк тә бүләкләрен алдан хәзерләп куеп , капка төбендә көтеп утыручы өлкәннәр өчен кадерле. Сабан туена без бара алмыйбыз, безгә монда бәйрәм ясап биешеп китегез дип, бүләк җыючыларны яннарыннан җибәрәселәре килми. Һәр йорттан тәмле ризык исе килә, капка төбендә кунакка кайтучыларның машиналары тезелешә. Кич белән авыл өстенә музыка тавышы агыла. Сабан туе дигәч, минем кечкенәдән Гөлсем апага ияреп бүләк җыеп йөрүләребез , кичке дискотекаларыбыз күз алдыма килә. Һәм шундый рәхәт булып китә. Инде бүләк җыючылар без булмасак та, бу күркәм гадәт авылда һаман бар, ул күпләргә сөенеч китерә. Быелгы Сабан туена да халык күп җыелды. Авыл җирлеге башлыгы Д. Кадыйров бәйрәмне ачып җибәрде. М. Вафина башкаруында "Келәнче" җыры (Н.Гыйматдинова сүзләре,Т.Низами көе, Р. Гыймадиев заказы буенча язылган) тыңлаучылар күңеленең иң нечкә кылларын тибрәтте. Авылдашларын бәйрәм белән МР хакимият башлыгы урынбасары Г.Габидуллин, Келәнче якташлар җәмгыяте җитәкчесе Р.Гыйльметдинов, һ.б котлады. Р. Ишмиев кыр батыры И.Ишмурзинга тәкә тапшырды. Казан мәдәният-сәнгать университетын тәмамлаган А. Хәсәнова белән "Йолдызлык" республика фестиваленең 2010- 2013еллар лауреаты студент И. Мөхәммәтҗановларның чыгышын халык җылы кабул итте.Р.Хәсәнова бәйрәмне оста алып барды. Эшкуар Ә. Зыятдинов Келәнчедә эшләгән елларын искә алып, бергә эшләгән хезмәттәшләренә бүләкләр тапшырды."10 ел Сабан туе үткәреп миңа да бүләк бирүче табылды,"-дип шаяртты Д.Кадыйров. Халык мәйдандагы төрле ярышлар, уеннарда катнашты. Ат чабышында беренчелек Олы Кариледән А.Галимҗановта, икенчедә Келәнчедән А.Гыйсматуллин,өченчедә Чаллы авылыннан килгән җайдак. Милли көрәшне халык аеруча ярата,чөнки үзебезнекеләр генә түгел, Апас, Тәтештән дә батырлар көрәшә. Быелгы Сабан туе батыры Ф.Вәлиевка (Апас районы,Тәүгелде авылы) тәкә һәм суыткыч бирелде. Хөкемдарлар Ш.Хәсәнов, Р.Зиятдиновларларның веридекты белән халык фикере тәңгәл килде. Тезелеп киткән сәүдә рәтләрендәге сатучылардан табыш бармы, дип кызыксынам. Көтелгәннән артык, дип елмая алар.Сабан туе Г.Габидуллин, Д.Кадыйров,А.Мингалиев, И.Аскаров, бертуган.Әхмәтҗановлар, бертуган Гайнуллиннар, бертуган Назмиевлар,Г.Гыйзәтуллин, Ә.Халилов, И.Гомәров, Н.Сиразаев,Р.Дәүләтшин, З.Дәүләтшин, Р.Ишмиев,Р.Аскаров, Р.Сафин, Р.Зайнуллин,А.Назмиев,Ф.Хәсәнов, Р.Назмиевларның шәхси ярдәме белән оештырылды.Сабан туе мәйданын хәзерләүдә Р.Габбасов, Н.Вафин, Р.Назмиев,А.Назмиев, Ф.Исмәгыйлов,.Ә.Хәлиловлар зур көч куйды. " Безгә бәйрәм ясаучыларга, гаиләләренә Ходай саулык, тигезлек, муллык бирсен, кылган игелекләрен меңе белән үзләренә кайтарсын,-"дигән теләкләрен юллады авылдашлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев