Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагында 270тән артык күпбалалы ана вакытыннан алда пенсиягә чыгачак

Гамәлдәге РФ Пенсия законнары нигезендә аларга 55 яшьтә түгел, 50 яшьтә вакытыннан алда пенсия билгеләү хокукы бирелә. Алар безнең районда 275 кеше. Аларның уртача пенсиясе 10930 сум тәшкил итә. Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган аналар вакытыннан алда лаеклы ялга китәргә хокуклы. Шул ук вакытта биш бала тудыру гына...

Гамәлдәге РФ Пенсия законнары нигезендә аларга 55 яшьтә түгел, 50 яшьтә вакытыннан алда пенсия билгеләү хокукы бирелә. Алар безнең районда 275 кеше. Аларның уртача пенсиясе 10930 сум тәшкил итә.

Биш һәм аннан да күбрәк баласы булган аналар вакытыннан алда лаеклы ялга китәргә хокуклы. Шул ук вакытта биш бала тудыру гына түгел, аларны сигез яшькә кадәр тәрбияләү мәҗбүри шарт булып тора. Әгәр күп балалы анага 50 яшь тулганда бер баласына сигез яшь тулмаган икән, мондый пенсия билгеләнми. Ул соңрак, балага сигез яшь тулганнан соң гына билгеләнергә мөмкин.
Агымдагы елның 1 гыйнварыннан пенсия билгеләү тәртибе үзгәргәнлектән, кирәкле иминләү стажы һәм тиешле күләмдә пенсия баллары (индивидуаль пенсия коэффициентлары) булу шарт булып тора. 2015 елда пенсия рәсмиләштергәндә 6 елдан ким булмаган стаж һәм 6,6 пенсия баллы кирәк, 2016 елда - 7 ел һәм 9 балл булачак. Ел саен бу саннар 1 елга һәм 2,4 баллга артачак һәм 15 елга 30 баллга кадәр җитәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев