Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Кама Тамагы “Салават күпере” балалар бакчасында ата-аналар ясаган эшләнмәләр (фото)

Яңа ел якынлашкан саен һәркайсыбыз ниндидер могҗиза көтә, аның яңа бәхетләр, уңышлар алып килүенә ышана. Бу бәйрәмне һәркем көтеп ала торгандыр. Бу вакытта өлкәннәр дә балаларга әверелә кебек. Балалар белән бергә рухланып һәм шатланып чыршы бизибез, кардан сыннар ясыйбыз, яңа ел бизәкләре барлыкка килә. "Салават күпере" балалар бакчасында ата-аналар ясаган...

Яңа ел якынлашкан саен һәркайсыбыз ниндидер могҗиза көтә, аның яңа бәхетләр, уңышлар алып килүенә ышана.

Бу бәйрәмне һәркем көтеп ала торгандыр. Бу вакытта өлкәннәр дә балаларга әверелә кебек. Балалар белән бергә рухланып һәм шатланып чыршы бизибез, кардан сыннар ясыйбыз, яңа ел бизәкләре барлыкка килә. "Салават күпере" балалар бакчасында ата-аналар ясаган эшләнмәләрне караганда аларның фантазиясе һәм осталыгына хәйран каласың. Биредә ниләр генә юк: кул астындагы булган материалдан чыршылар, Кар бабай, ел символы - маймыл, сюжетлы яңа ел композициясе һәм күп кенә башка эшләнмәләр. Аларны Эльмира Гыйлметдинова, Гүзәл Бикмөхәммәтова, Алия Заһирова, Гөлчәчәк Зиннәтова, Алсу Кәримуллина, Энҗе Гыйниятова, Лилия Сухова, Марина Чичерова, Елена Михачева, Гөлназ Баһаветдинова, Гүзәл Хәйруллина, Любовь Никаншина, Александра Афонина, Лилия Бихуҗина, Гөлназ Мифтахова, Резедә Бикталиева, Динара Шәмсиева, Анна Кузнецова, Ландыш Җамалиева, Гүзәл Джепова, Елена Гарифуллина, Эльвира Зәйнуллина, Әлфирә Исмәгыйлева, Диана Гыймадиева, Венера Әхмәтшина, Ландыш Ишанова, Ирина Фатыйхова ясаган.
Әнә шундый иҗади әниләр яши бездә. Аларга никадәр тырышлык, игътибар, осталык сарыф ителгән һәм бүгенге көндә өлкәннәрне дә яңа ел әкиятенә ышанырга мәҗбүр итеп балалар бакчасын бизәп торалар.
Гөлнара Гыймадиева фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев