Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Үсеш стратегиясе

Территорияләрнең киләчәген күрер өчен үсеш стратегиясен финанс яктан ныгыткан төгәл, ачык программа кирәк.

Узган дүшәмбедә Казан (Идел буе) федераль университетның дәүләт һәм муниципаль идарәнең югары мәктәбе директоры Лилия Нургатина муниципаль район утырышлар залында предприятие, оешма һәм учреждение җитәкчеләре, чакырылган затлар өчен экспресс-сессия үткәрде. Аның көн тәртибенә «Проблемалы-инновацион киңәшмә технологиясе һәм тиз форсайт технологиясе элементларын кулланып 2030 елга кадәр Кама Тамагы муниципаль районның булачак юл картасын төзүгә якын килү» мәсьәләсе кертелгән иде.
Муниципаль районның үсеш стратегиясе программасының максаты, бурычы, этаплары һәм башка теркәгечләрен аңлатканнан соң, экспресс-сессиядә катнашучылар эшчәнлекнең төрле юнәлешләре буенча биш төркемгә бүленде. Анда дәресләрне Казан (Идел буе) университетының дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе белгечләре алып барды, махсуслашкан төркем әгъзаларыннан кергән тәкъдимнәрне туплап, гомумиләштерде. Беренче төркем: «Нәтиҗәле җирле җәмгыять», икенчесе - «Икътисадны һәм эшмәкәрлекне үстерү», өченчесе - «Белем бирү технологиясе, цифрлаштыру һәм мәгълүматлаштыру», дүртенчесе - «Социаль үсеш, мәдәният, туризм» һәм бишенчесе - «Инфраструктура (төзелеш, ТКХ, юллар)».
Беренче көнне барлык төркемнәр район үсешендәге үзенчәлекләрне, өстенлек һәм алшартларны билгеләде, әлеге юлда торучы проблемалар, чикләүләрне ачыклады. Көн ахырына барлык коллективлар алга куелган бурычны хәл итүнең үз юлларын тәкъдим итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев