Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Исән-сау әйләнеп кайтыгыз

27 сентябрьдә Кама Тамагында өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылучыларны озату булды.

Төнлә яңа йөкләмә килгәч, хәрби комиссариат хезмәткәрләренә ашыгыч рәвештә документларны яңадан эшләргә туры килде, шуңа күрә озату эшләре ярты көнгә сузылды.

Мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирина Кузиева өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакырылучылар район мәдәният йорты янына иртәнге җидегә кадәр үк килә башлады дип хәбәр итте. Сәгать җидегә алар шактый күп җыелды.

Чит торак пунктларда яшәүчеләрдән кала, сигезгә барысы да диярлек килеп җитте.

Призывниклар теркәлү уздылар һәм мобилизацион күрсәтмәләр алдылар.

Районның барлык мобилизацияләнгән кешеләре ике төркемгә бүленгән иде. Яртысын бүген мобилизацияләделәр, икенче өлеше 1 октябрьдә хәрби комиссариатка килергә тиеш булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев