Идел таннары
  • Рус Тат
  • Иҗат уты сүнмәсен

    Күренекле язучы Әмирхан Еники "кулына каләм алган баладан да нурлырак бала юктыр", дигән. Яшь чакта кем кулына каләм алмаган да, шигырь-хикәя, һич тә югы мәкалә язып карамаган яки редакциягә юллаган язмасының гәҗиттә басылып чыгу шатлыгын татымаган икән? Кайбер каләм тибрәтүчеләр өчен бу вакытлы гына мавыгу булса, күпләр алга таба да...

    Күренекле язучы Әмирхан Еники "кулына каләм алган баладан да нурлырак бала юктыр", дигән. Яшь чакта кем кулына каләм алмаган да, шигырь-хикәя, һич тә югы мәкалә язып карамаган яки редакциягә юллаган язмасының гәҗиттә басылып чыгу шатлыгын татымаган икән? Кайбер каләм тибрәтүчеләр өчен бу вакытлы гына мавыгу булса, күпләр алга таба да илһамланып яза, иҗатка җаны-тәне белән тартыла. Кемдер барыбер кабынып китәчәк, түземле булырга гына өйрәник. Әйтәләр бит, бер процент талант янына туксан тугыз процент тырышлык кирәк. Аннан кайберәүләр өчен газета белән даими элемтә киләчәктә һөнәр сайлауда бер этәргеч булырга мөмкин. Безнең районда журналист һөнәрен сайлаучылар шактый. Күпләр югары уку йортын тәмамлап, журналистика серләренә төшенеп, республикабызда нәшер ителүче гәҗит-журналларда эшли һәм аларның һәркайсы үзенең беренче адымнарын гәҗиткә язудан башлап җибәргән.
    Ә бит уйлап карасаң, журналистлар бик кызыклы һөнәр ияләре. Алар кайларда гына булмыйлар, кемнәр белән генә очрашмыйлар, үзләре күргән-белгән, ишеткәнне тизрәк халыкка җиткерергә тырышалар. Әлбәттә, мәгълүматлы, үткен, җор телле, аралашучан, күзәтүчәнлек кебек сыйфатлар булу мөһим. Ә тормыш - үзе тема.
    2006 елда газетабыз каршында безнең белән тыгыз элемтәдә торучы яшь хәбәрчеләр, инде шактый тәҗрибә туплаган штаттан тыш хәбәрчеләребез катнашында "Туган як" дип исемләнгән әдәби-берләшмә оештырган идек. Максатыбыз- газета-журналларга язу серләренә төшендерү, тема табу, фактлар туплау, материалны кәгазьгә төшерү осталыгын үзләштерүдә ярдәм итү иде. Без Олы Кариле, Балтач, Олы Салтык, Олы Карамал, Олы Бортас, Иске Казиле, Кама Тамагы татар урта, Келәнче мәктәбе укучылары белән хезмәттәшлек иттек. Аларның җитәкчеләре - татар теле һәм әдәбияты укытучылары белән берлектә язган иҗат җимешләрен кирәкле җирдә төзәтеп, редакцияләп киңәшләребезне биреп газетада бастырдык. Ни кызганыч, районда кайбер мәктәпләрнең кыскартылуына балалар санының азаюы белән газетага язучылар саны да кискен кимеде. Бүген безнең иҗат берләшмәсендә 5 мәктәптән 14 укучы һәм өлкәннәрдән 9 әгъза гына исәпләнә. Шулай булса да, исәбебез быел эшне җанландырып җибәрү, яңа темалар тәкъдим итү. Мәсәлән, экология елы уңаеннан киләсе саннарның берсендә бу темага аерым сәхифә чыгарырга әзерләнәбез. Гомумән, уңышлы дип табылган иҗат җимешләреннән торган мондый сәхифә айга бер тапкыр газета битләрендә урын алачак.
    Шуны да билгеләп үтәсе килә, үз чиратында безне, район газетасы каршында эшләп килүче әдәби берләшмә җитәкчеләрен дә, Татарстан Язучылар Союзы берлеге идарәсе семинар- укуларга җыя. Аларның бурычы әнә шулай бергәләп бүген иҗат итүче язучыларга лаеклы алмаш әзерләү. Бу укуларда без дә үзебезнең эшкә отчет бирәбез, тәҗрибә уртаклашабыз, яңа белемнәр туплыйбыз, язучылар, галимнәр белән очрашабыз, кыскасы, күп файдалы мәгълүмат алабыз.
    Барыбызга да мәгълүм, бүген китап уку, иҗат итүгә кызыксыну кимеде. Китаплар чыгару да авыр, аны күбрәк акчасы булган, яки иганәче тапкан кешеләр генә бастыра ала, район үзәкләрендә китап кибетләренең булмавы да аяныч.
    Тагын шунысын да әйтми мөмкин түгел. Кайберәүләр газетага мәкалә яки, әйтик, шигырь язып җибәрә дә түземсезлек белән басылып чыгуын көтә, басылмаса, бөтенләй сүнә. Шунысын аңла, димәк, син сайлап алган вакыйга газета өчен зур яңалык түгел, яки гомуми сүзләр белән "коры" гына җиткерелгән. Шуңа күрә язар алдыннан яхшылап уйланырга кирәк: сайлаган темаң башкалар өчен кызыклы, яшьтәшләрең өчен файдасы булырмы, чөнки чын-чынлап яңа, кабатланмас, үрнәк булырлык, кызыклы, эчтәлекле хәбәрләрне һәммәбез кызыксынып укыйбыз. Кайвакытта, бу өлкән хәбәрчеләр арасында да еш күзәтелә, тәнкыйтькә үпкәләп карамыйк, кирәк чакта тәнкыйть тә кирәкле алым. Әлегә газета белән элемтәдә булмаган һәм кулына каләм алып бер тапкыр да безгә хәбәр юлламаучы, дусларыбыз сезгә дә мөрәҗәгать итәбез: үзегезне сынап карагыз, бәлки сездә әлегә кадәр үзегез дә белмәгән талант ятадыр, язып карагыз, иҗат утын дөрләтеп җибәрегез. онытмагыз, каләм яза-яза үткенәя.
    Безне матур язмалар белән сөендерерсез, киләчәктә бергәләп иҗат итәрбез дигән өмет белән калабыз.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: