Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иҗат итү юлында

Район башлыгы Зөфәр Гарәфиев белән әңгәмә. 2013 ел якынлаша һәм Яңа ел алдыннан узып баручы елга йомгак ясау гадәткә керде. Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев үзенең әңгәмәсендә газета укучыларыбызга башкарылган эшләр һәм киләчәктә башкарыласылары турында сөйли. - Зөфәр Галимуллович, Россия Президенты да, Татарстан Президенты да үзләренең РФ Федераль Җыенына һәм...

Район башлыгы Зөфәр Гарәфиев белән әңгәмә.
2013 ел якынлаша һәм Яңа ел алдыннан узып баручы елга йомгак ясау гадәткә керде. Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев үзенең әңгәмәсендә газета укучыларыбызга башкарылган эшләр һәм киләчәктә башкарыласылары турында сөйли.
- Зөфәр Галимуллович, Россия Президенты да, Татарстан Президенты да үзләренең РФ Федераль Җыенына һәм ТР Дәүләт Советына юлламаларында төп басымны россиялеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга басым ясады. Районыбызда бу юнәлештә нәрсәләр эшләнгән?
- Муниципаль районның барлык эше әлеге максатка ирешүгә юнәлдерелгән. Мин шуны ышанып әйтә алам, 2012 елда шактый эш башкардык. Һичшиксез, барлык эш районның социаль-икътисадый үсешенең төгәл программасында төзелде, әмма ел саен һәр муниципаль берәмлектө елына кимендә ике тапкыр үткәрелә торган гражданнар җыелышларында халык үз төзәтмәләрен кертә. Мәсәлән, башкарылганнар арасында үзәк трассаларда, торак пунктларга керү юллары, шул исәптән, кечкенә авылларга да юллар төзелде һәм киләчәктә дә төзеләчәк, дини биналар, күперләр, күп функцияле үзәкләр һәм ФАПлар төзелә, реконструкцияләнә. Районда мәктәплөр, суүткәргеч һөм чистарту корылмалары актив ремонтлана. Бу хакта соңрак әйтеп үтәрмен. шунысын мөһим дип саныйм, халык күтәргән бер генә сорау да игътибардан читтә калмый һәм мөмкин булганча хәл ителә.
- Районда төрле проектларны финанслау мәсьәләсе ничек хәл ителә, район бюджеты әллә ни зур түгел, ә башкарылган эшләр һәм башкарыласылары бик күп?
- Без җирле бюджетны тулыландыруның өстәмә чыганакларын эзләргә тырышабыз һәм табабыз. Кече эшмәкәрлекне үстерү эшебездә зур ярдәм булып тора. Болар - теплицалар, мебель ясау цехлары, тегү мастерскойлары, гаилә фермалары. Хәзер районда республика, районнан финанс һәм материаль ярдәм алган, шул исәптән, материал белән һәм махсус техника алган, эшчәнлекнең төрле юнәлешендәге 7 гаилә фермасы эшли. Без федераль һәм республика программалары буенча шактый ярдәм алабыз. Мәсәлән, быел Куйбышев Затонда «Фоника гипс» ООО белгечләре өчен 43 йорт төзелеше тәмамланды. «Ветераннарга торак» программасы буенча тагын дүрт шәхси йорт салынды. Бүген Куйбышев Затонда социаль ипотека программасы буенча 32 фатирлы торак йорт төзелеше өчен проект-смета документлары әзерләнә. Авария хәлендәге торак йорттан яңа уңайлы фатирларга күчерәбез. Өч гаилә яңа фатирга күчте инде. Илледән артык гаилә яңа торакка мохтаҗ булган Куйбышев Затон өчен бу аеруча көнүзәк. Кама Тамагында күп балалы гаилә өчен 107 квадрат метр мәйданлы яңа йорт төзелеше тәмамланды. Үзәк район сырхауханәсе реконструкциядән соң заманча күренеш алды. Бүлеп бирелгән барлык акча үзләштерелде. Хәзер стационарның балалар бүлегенә реконструкция ясала. Сөйки табиблык амбулаториясенә капиталь ремонт ясалды, Иске Казиле авылында авыл ФАПы урнашкан модуль бинасы төзелде. ЦРБ баш табибы кадрлар мәсьәләсе буенча да яхшы эшли. Красновидово мәктәбенә капиталь ремонттан соң бер түбә астына мәктәп, балалар бакчасы һәм фельдшер-акушерлык пункты берләште. Күптән көтелгән күп профильле үзәк Мордва Каратае авылын бизәде. Ул бер түбә астына авыл мәдәният йортын, ФАПны берләштергән, хәтта биредә азык-төлек кибетенә дә урын бирелгән. «Булгария» теплоходындагы фаҗиганең бер еллыгына районда хәтер мемориалы ачылды. Быел район мәдәният йортына капиталь ремонт үткәрелә, Кама Тамагы, Куйбышев Затон һәм Тенештә күпфатирлы йортларга ремонт тәмамланды. Минемчә, безнең төп казанышыбыз - төзелеш һәм реконструкция район үзәгенә генә түгел, район торак пунктларына да үтеп керде. Моңа биналар, коммуникация һәм юллар керә.
Куйбышев Затонда суүткәргечкә озакка сузылган реконструкция үткәрелде. Биредә үк КНС төзелеше тәмамланды, суэтем челтәренә һәм чистарту корылмасына реконструкция үткәрелде, Заов Каратай-Кама Тамагы суүткәргече төзелеше башланды. Районда эчке квартал юллары норматив хәлгә китерелде. Лабыш, Варварино, ХПП, Мордва Каратае авылларына кадәр төп юлдан каты өслекле юл салынды, Балчыклыдан Көрәлегә, Тәмтедән Осинникига, Даныштан Олы Карилегә кадәр юл тулысынча ремонтланды. без бу эшне киләчәктә дә дәвам итәчәкбез.
-2012 елда гражданнар мөрәҗәгатенең кимүен нәрсә белән аңлатасыз?
- Әлбәттә, районда проблемалар күп әле, һәркемнең үз борчуы. Кешеләрнең үзләрен борчыган сораулар белән безгә килүләрен җирле хакимиятнең ышаныч яулавы дип саныйм. Ә мөрәҗәгатьләрнең кимүенә килсәк, без дөрес юлдан барабыз һәм мәсьәләләрнең күпчелеге шунда ук хәл ителә.
- Зөфәр Галимуллович, районны социаль үстерү планында узып баручы ел нәрсәләр бирде?
- Икътисадый һәм сәяси үзгәрешләр алып барылган шартларда, бүген икътисадны ныгыту һәм гражданнарның иминлеген арттыру бурычлары аерым әһәмияткә ия. Әмма районның иминлеге икътисадый күрсәткечләргә генә кайтып калмый, социаль үсеш дәрәҗәсен, иҗтимагый-сәяси тотрыклылыкны да ныгытырга кирәк. Без яшьләрне укыту һәм тәрбияләү белән дә ныклап шөгыльләнәбез, аларга мәктәпләрдә эшче белгечлеге алуга ярдәм итәбез. 2012 ел йомгаклары буенча безнең район белем бирү дәрәҗәсе буенча республикадагы 43 район арасында 20 нче урында. Шулай да әлеге һәм башка юнәлешләрдә тагын да яхшырак эшләргә кирәк.
2012 елда районда 93 никах теркәлгән, 132 бала туган, шуның 74е - икенче һәм аннан соңгы балалар. Димәк, кешеләр киләчәккә ышаныч белән яши. Бу гаиләләргә ана капиталына сертификатлар тапшырылды, күпчелек гаиләләр аны үзләренең торак шартларын яхшыртуга тотты. Зур һәм нык гаиләләр һәрчак илебезнең терәге булды. Гаиләне ныгыту һәм ярдәм итү өчен юнәлдерелгән сәяси инициативалар киләчәктәге үсеш өчен хәлиткеч мәгънәгә ия. Агымдагы елда безнең районда күп балалы алтмыш гаиләгә федераль программа нигезендә җир участоклары бүлеп бирелде. АПК хезмәткәрләреннән дүрт яшь гаилә йорт төзелешенә субсидия алды.
Халыкка хезмәт күрсәтү буенча учреждениеләрнең электрон аралашуын заман таләпләренә яраклашуда әһәмиятле аспект дип әйтергә була. Бу уңайдан күпсанлы чиратларда торып, җирле оешмалардан кәгазьләр җыярга кирәкми. Шулай ук районның теләсә кайсы торак пунктыннан һәрбер абонент белән тоташырга мөмкин.
Бүгенге шартларда яшьләрнең җәмгыятьтәге роле, аларның тормышка карашы һәм омтылышлары турындагы мәсьәлә дә дәүләт һәм җәмгыятьнең өстенлекле юнәлештәге эше. Дәүләтнең яшьләр сәясәте бу бурычны комплекслы хәл итәргә тиеш. Әлеге юнәлештә районда күп эш башкарыла. "Акчарлак" спорт-сәламәтләндерү комплексы яшьләрнең сәләтен үстерүдә зур роль уйный. Ул районда яшәүчеләр өчен ял үзәге генә түгел, ә сәламәт яшәүгә омтылыш тудыручы да.
Без өлкәннәр белән дә аралашып яшибез, алар белән юбилейлар үткәрәбез, Россия Федерациясе Президенты котлауларын һәм бүләкләр тапшырабыз.
Минемчә, районда куәтле сәнәгать үзәге "Фоника-гипс" заводын үстерү, Кама Тамагы руднигын модернизацияләү, гипс ташы сату, инвестицион проект- "Кедр" теплица хуҗалыгын һәм туризмны үстерү, экологик күптөрлелек фонында башка программаларны тормышка ашыру районда эшләү өчен дә, яшәү өчен дә кулай шартлар тудыра.
Россия Президентының Федераль Җыенга юлламасында производствоны киңәйтү һәм нәтиҗәдә яңа эш урыннары булдыру фикере кызыл җеп булып үрелеп бара. Бүген «Фоника гипс» ОООда 200гә якын кеше хезмәт итә һәм бу чик түгел.
Болар район үсеше өчен эшләнгәннәрнең бик аз өлеше генә, киләчәктә безне күп эшләр һәм планнар көтә.
Районда яшәүчеләрне чын күңелдән якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрик итәм. Яңа ел сезгә уңай үзгәрешләр генә алып килсен, билгеләнгән планнарыгыз тормышка ашсын, сәламәтлек һәм иминлек телим. Хезмәтегез, барлык башлангычларны да яклавыгыз өчен рәхмәт белдерәм һәм 2013 елда бергәләп тагын да югарырак үрләр яуларбыз, дип ышанам. Яңа ел белән сезне кадерле якташлар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев