Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иганәчегә ышан, әмма үзең дә читтә калма

Административ комиссия әгъзалары фикеренчә, соңгы вакытта Олы Бортас авыл җирлегенә кергән Балчыклы авылында чын мәгънәсендә тәртип булдырылган. Әмма бу авыл экологик өмәләр белән генә аерылып тормый. Биредә төзекләндерү буенча җитди эш башкарырга уйлаганнар. Мәчет янындагы территорияне чистартудан башлаганнар. -Без биредә парк булдырырга хәл иттек, - ди җирлек башлыгы Радик Сәгъдиев....

Административ комиссия әгъзалары фикеренчә, соңгы вакытта Олы Бортас авыл җирлегенә кергән Балчыклы авылында чын мәгънәсендә тәртип булдырылган.

Әмма бу авыл экологик өмәләр белән генә аерылып тормый. Биредә төзекләндерү буенча җитди эш башкарырга уйлаганнар. Мәчет янындагы территорияне чистартудан башлаганнар.

-Без биредә парк булдырырга хәл иттек, - ди җирлек башлыгы Радик Сәгъдиев. - Америка көрәнен төпләдек, каты курадан чистарттык, аны әйләндереп алдык. Биредә һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә һәйкәл куярга булдык. Килеп чыкса, кечерәк агач бина ясарга телибез, анда авыл халкы музей оештырырга тели. Проект өстендә барлык балчыклылар көчләреннән килгәнчә эшли. Безнең төп иганәчебез - авылдашларыбыз Илһам һәм Илдар Шиһаповлар.

Быел без урамнарга вак таш ком катнашмасы салдык. Хәзер үзсалым акчасына Красновидоводан вак таш кайтартабыз. Әлегә аны өеп куйдык, ә урамнарны язын төзекләндерәчәкбез. Әле җәй көне чишмәне рәткә китерергә уйлыйбыз. Аңа хәзер яңа өслек куелды. Хәзер чишмә ерактан ук күренеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев