Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Идел янында кеше һәм табигать

Кама Тамагы муниципаль район Советы һәм башкарма комитет ТРның әйдәүче галимнәре һәм ведомтсво белгечләре, вуз һәм академик нинститутлары белән берлектә РФ һәм ТРда Мәдәният елы кысаларында "Идел янында кеше һәм табигать. Кама Тамагы төбәге: тарих һәм мәдәният проблемалары" дип исемләнгән беренче төбәк фәнни-гамәли конференция үткәрә. Ул 18 октябрь Кама Тамагы...

Кама Тамагы муниципаль район Советы һәм башкарма комитет ТРның әйдәүче галимнәре һәм ведомтсво белгечләре, вуз һәм академик нинститутлары белән берлектә РФ һәм ТРда Мәдәният елы кысаларында "Идел янында кеше һәм табигать. Кама Тамагы төбәге: тарих һәм мәдәният проблемалары" дип исемләнгән беренче төбәк фәнни-гамәли конференция үткәрә. Ул 18 октябрь Кама Тамагы штпда була.

Уку йортларында кеше һәм табигатьнең үзара мөнәсәбәте проблемасын, Идел буенда һәм Идел-Урал төбәгендәге чиктәш территорияләр тарихы һәм мәдәниятын өйрәнү тарихи үсештә хәзерге фәннең мөһим һәм көнүзәк бурычы булып тора. Моңа бәйле рәвештә табигать һәм тарихи-мәдәни мирас объектларын тикшерү һәм саклап калу, торак пунктлар территорияләрен, табигатьнең мөһим объектларын, тарих һәм мәдәниятны өйрәнү, туган якны өйрәнү мәсьәләләре, табигатьне, төбәкләр тарихын өйрәнү беренче чираттагы бурыч булып тора. РФ һәм ТР төбәкләрендә халыкны патриотик, интернациональ һәм экологик тәрбияләү әһәмиятле мәсьәлә. Идел буе табигате тарихы һәм мәдәниятының аерым объектлары аерым кызыксыну уята, шул исәптән Кама Тамагы районындагы табигать һәм тарих объектлары, Идел, Зөя, Үләмә, Ылгыма һәм аларның кушылдыклары бассейнында урнашкан кыйммәтле табигать объектлары, археология һәм эпиграфика һәйкәлләре, борынгы авыллар һәм архитектура объектлары.

Югары телгә алынганнардан чыгып, конференцияне оештыру комитеты теләге булган һәркемгә, иң элек галим һәм белгечләргә - тарихчылар, археологлар, этнографлар, культорологлар, экологлар, биологлар, геологлар, географлар, шулай ук туган якны өйрәнүчеләргә, тыюлык һәм музей хезмәткәрләренә, тарих, география һәм биология укытучыларына хәзерге Идел яны һәм Кама Тамагы районы тарихына бәйле проблемаларны тикшерүдә катнашырга чакыра. Катнашу өчен заявкаларны (ФИО, доклад темасы, галимлек дәрәҗәсе, исем, вазыйфа, эш урыны, адрес, контакт телефоннары һәм электрон почта күрсәтелеп) 7 октябрьдән дә соңга калмыйча түбәндәге адрес буенча җибәререгә: e-mail:albert_burhan@list.ru телефоннар: 8-9172-888-388,8-9050-383-809. Борханов Альберт Әхмәтҗан улы.

Оештыру мәсьәләләре буенча өстәмә рәвештә Кама Тамагы мәгариф идарәсенә мөрәҗәгать итәргә була: 422820, ТР, Кама Тамгы районы,Кама Тамагыштп, Ленин урамы, 57. Тел: 8843772-12-54. E-mail:roo.kam@edu.tatar.ru шулайук тел: 8-9520-464-250. Нурзия Салихҗан кызы Җиһаншина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев