Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Идел өстендә рейд

Ял ләззәтен балык тотудан күргән балыкчыларның Идел өстендә утырган чоры. Алар шундый күп, кайсы регион машиналары юк тукталышта: 73, 21, 12, 43, 16- үзебезнең Татарстанны әйтеп тә торасы түгел. Әлләни кадәр ерак ара үтеп киләләр Иделгә. Без узган якшәмбедә ГИМС, рыбнадзор, Гостехнадзор, ЮХИДИ, МВД УУП вәкилләре кергән комиссия, кешеләрнең сулыкларда...

Ял ләззәтен балык тотудан күргән балыкчыларның Идел өстендә утырган чоры. Алар шундый күп, кайсы регион машиналары юк тукталышта: 73, 21, 12, 43, 16- үзебезнең Татарстанны әйтеп тә торасы түгел. Әлләни кадәр ерак ара үтеп киләләр Иделгә. Без узган якшәмбедә ГИМС, рыбнадзор, Гостехнадзор, ЮХИДИ, МВД УУП вәкилләре кергән комиссия, кешеләрнең сулыкларда куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча кисәтү рейдына чыктык.
Мондый рейдлар транспорт чараларының бозга керүен булдырмау максатларында үткәрелә. РФ КоАП 8.42 маддәсе буенча бер машинага беркетмә төзелде. Җиде снегоход тикшерелде, шуларның өчесенә 9.3 маддәсе нигезендә беркетмә төзелде.
Машиналарга бу территориядәге бозга керү гомумән тыела. Снегоходта йөрүчеләрнең А-1 (тракторчы-машинист) категория таныклыгы булырга тиеш. Ә транспорт чарасы билгеләнгән тәртиптә Дәүләт техник күзәтчелеге тарафыннан теркәлә, еллык техник күзәтү үткәрелә.
ТР буенча Россия МЧС баш идарәсенең ГИМС бүлеге белгеч-эксперты Павел Родионов сүзләренә караганда, рейдның максаты һәм бурычлары үтәлде. Халык арасында кисәтү эше үткәрелгән. Балыкчыларга белешмәләр таратылды. "Башка районнар белән чагыштырганда хокук бозулар азрак, ягъни халык белән эш алып барыла",-ди Павел Геннадьевич. Рейд ахырында баш белгечнең теләкләре белән дә кызыксындым.
"Юллардагы кебек су өстендә дә хокук бозулар аз булып, рейдлар да азрак үткәрелсен иде. Кеше гомерен берни белән дә бәяләп булмый. Саграк булыгыз",- диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев