Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Иҗат аша дөньяны танып беләбез

Балалар театры – ул тылсымлы бер төбәк кебек, анда балалар дөньяны танып белергә өйрәнә.

Алар, театр атрибутларын кулланып һәм төрле костюмнар киеп, бик теләп драматик уеннарны уйныйлар, әкият персонажларына әвереләләр, яраткан әсәрләреннән өзекләр сәхнәләштерәләр, үзләренә читтән карарга өйрәнәләр, төрле холыкларны үзләре аша кичереп карыйлар.

Гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсенең социаль педагоглары Затон китапханәсендә мини-театр оештырдылар, анда балалар әкият геройлары образына керде һәм «Теремкәй» спектаклен күрсәтте.

Театр көне театраль һөнәрләр турындагы хикәя белән башланды, анда балалар театрның сәхнәдәге генә түгел, ә сәхнә арты тормышы турында да белделәр,  спектакль буенча актерлар гына түгел, сценарий язучылар, режиссерлар, костюмерлар, декораторлар да эшләве турында мәгълүмат алдылар.

Балалар театр һәм аның белән бәйле һөнәрләр турында табышмакларның җавапларын таптылар, театр этюдларында катнаштылар, аннары үзләре дә артистлар ролендә сәхнә күренешләрендә уйнадылар.

Чара күңелле һәм бик хисле булды. Артист булу һәркемгә ошады! Барысы да искиткеч сәнгать белән очрашудан рәхәтлек тапты. Чара ахырында балалар белән «Без террорга каршы» темасына профилактик әңгәмә үткәрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев