Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңасалалылар сынатмый

Бу фотосурәттә агымдагы ел-әдәби-тарихи мирас елы кысаларында игълан ителгән район конкурсына Яңасала мәдәният йорты һәвәскәр артистлары тәкъдим иткән чыгыштан бер күренеш сурәтләнгән. Алар жюри һәм тамашачылар хөкеменә халкыбызның изге һәм матур традицияләренең берсе"Балага исем кушу йоласын" сәхнәләштереп күрсәтте. Бу күмәк күренештә олысы да, кечесе дә катнашты. ...Авыл өендә күңелле ыгы-зыгы....

Бу фотосурәттә агымдагы ел-әдәби-тарихи мирас елы кысаларында игълан ителгән район конкурсына Яңасала мәдәният йорты һәвәскәр артистлары тәкъдим иткән чыгыштан бер күренеш сурәтләнгән. Алар жюри һәм тамашачылар хөкеменә халкыбызның изге һәм матур традицияләренең берсе"Балага исем кушу йоласын" сәхнәләштереп күрсәтте. Бу күмәк күренештә олысы да, кечесе дә катнашты.
...Авыл өендә күңелле ыгы-зыгы. Кодагыйлар, сабыйның бертуганнары бәби каршыларга әзерләнә. Бәби коймагы, бәлеш пешә, бишек җырлары искә алып җырланыла, өлкәннәр нәкъ үзебезчә-чын татарча исем сайлау турында киңәшләшә. Яшь ата-ана бусагада күренү белән азан әйтеп исем кушу өчен мулла килеп керә... Монда барысы да йолага туры китереп уйланылган ки, тамашачылар аны сәхнәдә түгел, бүген чын тормышта барган бәхетле мизгел итеп кабул итте. Иң мөһиме - өлкәннәр сәхнәдә уйнап һәм балаларны да җәлеп итеп яшь буынга матур йолаларыбызның берсен җиткерә алды.
"Балкыш" республика фестивалендә ветераннар арасында дипломант булган яңасаланың "Ак яулыклы әбиләр" чыгышы да ямь өстенә ямь булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев