Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Яңа көчләр белән мәктәпкә

16 августта Яшьләр эше һәм спорт министрлыгында видеоконференция режимында киңәйтелгән киңәшмә үткәрелде, анда балаларның ялын оештыру һәм сәламәтләндерүдә җәйге компаниягә якынча йомгаклар ясалды. Бүгенге көнгә палатка лагерьларында, сәламәтләндерү шифаханәләрендә 160 мең бала ял иткән, бу 97 процент тәшкил итә. 48 сәламәтләндерү лагере сезонны япты, республика буенча барысы 1213 лагерь эшләде....

16 августта Яшьләр эше һәм спорт министрлыгында видеоконференция режимында киңәйтелгән киңәшмә үткәрелде, анда балаларның ялын оештыру һәм сәламәтләндерүдә җәйге компаниягә якынча йомгаклар ясалды.
Бүгенге көнгә палатка лагерьларында, сәламәтләндерү шифаханәләрендә 160 мең бала ял иткән, бу 97 процент тәшкил итә. 48 сәламәтләндерү лагере сезонны япты, республика буенча барысы 1213 лагерь эшләде. 1044 мәктәп лагеренда план 100 процентка үтәлгән. 79 палатка лагеренда 9 меңнән артык республика чикләреннән тыш лагерьларда, санаторийларда 5933 бала ял иткән. 14 районда лагерьлар план йөкләмәсен үти алмаган. Безнең район балаларның ялын оештыру планын 100 процентка үтәгән. Шул ук вакытта, башка районнар белән бергә, безнең район стационар лагерьларга балаларның аз йөрүе өчен тәнкыйтьләнде.
Киңәшмәдә җәйге ял вакытында травма алулар, сәламәтләндерүнең түбән дәрәҗәдә булуы да әйтелде. Һәм кабат безнең район бу мәсьәләдә тәнкыйтьләнде. Республика буенча җәй айларында лагерьларда травма алуның 79 очрагы теркәлгән.
Авыр тормыш шартларында яшәүче балаларның ялын оештыруга агымдагы елда 69 млн.сумнан артык акча бүлеп бирелде. Бу категориягә кергән 4621 бала республика лагерьларында ял итеп сәламәтлеген ныгытты.
Киңәшмәдә муниципаль районнарда стационар лагерьларның материаль-техник торышы мәсьәләсе кискен куелды, чөнки киләсе сезон-универсиада елында лагерьлар Казан шәһәрендә яшәүче балаларны да кабул итәчәк.
Җәйге каникул вакытында яшүсмерләрне эшкә урнаштыру мәсьәләсенә килсәк, республика буенча 27 мең бала эшкә урнаштырылган, бу максатларга 2 млн.700 мең сум акча бүлеп бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев