Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәтер исәннәр өчен кирәк

Халкыбызга май ае - 70 елдан бирле иң кадерле ел фасылы, чөнки бу айда 26 миллион кешенең гомере бәрабәренә яулап алынган "күз яшләренә төренгән шатлыклы вакыйганы" - Бөек Җиңү көнен бәйрәм итәбез. Сугышта һәлак булганнарны барлау, хәбәрсез югалганнарны ачыклау, бүген исән булган сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү - болар барысы...

Халкыбызга май ае - 70 елдан бирле иң кадерле ел фасылы, чөнки бу айда 26 миллион кешенең гомере бәрабәренә яулап алынган "күз яшләренә төренгән шатлыклы вакыйганы" - Бөек Җиңү көнен бәйрәм итәбез.

Сугышта һәлак булганнарны барлау, хәбәрсез югалганнарны ачыклау, бүген исән булган сугыш һәм тыл ветераннарын хөрмәтләү - болар барысы да Президентыбыз Рөстәм Миңнехановның моннан 3 ел элек юбилей чараларын лаеклы уздыру өчен куелган бурычы. Һәр җирдәгечә, Келәнче авыл җирлегендә дә бу тантанага ныклап хәзерләнгәннәр. Бәйрәм мәктәптә укучылар һәм укытучылар тарафыннан хәзерләнгән әдәби-музыкаль композиция белән башланып китте. Укучыларның чыгышларын тыңлаганда залга җыелган ветераннарның, сугыш чоры балаларының күзләрендә яшь бөртекләре ялтырады. Аннары бәйрәмнең иң дулкынландыргыч мизгеле- яңа төзелгән һәйкәлне ачу тантанасы булды. Район хакимияте бүлеп биргән һәм халыктан җыелган акчага югары зәвыкъ белән төзелгән бу искиткеч хәтер шаһиты һәркемдә соклану уятты. Гранит ташка алтын хәрефләр белән Келәнче һәм Бәки авыларыннан сугыш кырында ятып калган 152 кешенең фамилиясе язылган. Тирә - ягына чәчәкләр , чыршылар утыртылган. (Келәнчедә " 70 еллыкка - 70 чыршы " акциясе үткәреп, авылда 70 чыршы агачы утыртканнар). Укучылар сугышта катнашучы әби- бабайларының, күршеләренең портретларын тотып басканнар. Алар янына кунакка кайтучыларның үзләре белән алып килгән якыннарыныкы да кушылды. "Һәйкәлне төзүгә үзләреннән өлеш керткән барлык авылдашларга, тирә -ягын тәртипкә китерүдәге тырышлыклары өчен мәктәп коллективына рәхмәт. Аеруча РФ Дәүләт Думасы депутаты Илдар Гыйльметдиновка, хакимият башлыгы урынбасары Газинур Габидуллинга, ерак илләргә йөзүче капитан Хәсәнов Әүхәткә, авылыбыз өчен һәрчак кайгыртып йөрүче Гайнуллин Хәсипкә зур рәхмәт. Алар һәр башлангычны күтәреп ала, ярдәм итә. Әүхәт Хәмит улы бу мәрмәр ташларны үзе заказ биреп эшләтеп, фамилияләрне яздырып кайтартты. Сугыштан исән кайтучыларның, тылда эшләүчеләрнең, сугыш чоры балаларының фамилияләрен язып, ачык һавада музей комплексы төзү хыялыбыз да бар. Бәлки анысын да үз вакыты белән тормышка ашырып булыр. Хәтер бит ул исәннәргә кирәк. Кешеләр үз тамырларын белсен. Яшьләр бирегә килеп, әби-бабайлары белән горурлансын", - диде тантананы ачып, авыл җирлеге башлыгы Дамир Кадыйров. "Еракка киткән саен туган авыл сагындыра. Кеше күпмедер яшәгәч, артына борылып карап, үзенең тормыш юлына нәтиҗә ясый. Туган якка җыенга кайткач, һәйкәлне яңарту турында сүз булды. Туган авылым өчен шушы эшне башкарып чыгасым килде. Анда бит минем якыннарымның да фамилияләре бар. Аларның да, сугышта һәлак булучыларның барысының да рухларына дога булып ирешсен. Без аларга бурычлы. Хәрби кеше булгач, миңа бу бигрәк тә кадерле һәм якын ,-" ди яртышар ел су өстендә төрле илләр гизүче капитан Әүхәт Хәсәнов. Сугыш ветераны авылыбызның аксакалы Шәһит ага Бариев, сугыш чоры балалары Мәхмүт ага Гомәров, Динәрә апа Кадыйрова, Флера апа Хәмидуллина һ.б. үзләренең истәлекләре белән уртаклашты. Һәркемнең чыгышында сугыш афәте башка кабатланмасын, дигән теләк ассызыкланды.

"Кама Тамагы" агрофирмасының Келәнче бүлекчәсе җитәкчесе Ринат Ишмиев ветераннарга изге теләкләрен җиткерде. Авылдашларын бәйрәм белән котларга районның мәгариф идарәсе җиәкчесе Гомәров Илшат килгән иде. " Һәйкәл -зират кебек изге урын. Аның яшь буынга патриотик тәрбия бирүдәге өлеше алыштыргысыз. Бездә Украина вакыйгалары кабатланырга тиеш түгел,"- диде ул.

Авыл халкы һәйкәлдән якыннарының фамилиясен эзләде, аларга чәчәкләр куйды. Аннан бәйрәм чарасы мәдәният йортында чәй табыны артында дәвам итте. Китапханә мөдире Алсинә Әхмәтҗанова ветераннарга эчтәлекле чыгышлар әзерләгән иде. Авылыбызның аксакалы Мәхмүт ага Гомәров мәрхүмнәр,әрвахлар рухына дога укыды.

Бәйрәм чаралары һәркемгә охшады. Ветераннар оештыручыларга рәхмәтле булып таралышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев