Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Хәтер эстафетасы

Хәтер эстафетасы-1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында һәм Татарстан Республикасы ветераннар (пенсионерлар) иҗтимагый оешмасының оешуына 25 ел тулу уңаеннан (2012 елның 24-26 августында ТР ветераннар делегациясе Мәскәү шәһәренә барды), яшьләрне хәрби-патриотик һәм әхлакый тәрбияләү максатларында республика ветераннар Советы тарафыннан оештырылган акция.

Без, Кама Тамагы муниципаль районы делегациясе: район ветераннар советы рәисе Ирания Сәгъдиева, тыл хезмәтчәне Валентина Левагина, Кама Тамагы урта мәктәбенең 10 нчы кадет сыйныфы укучысы Раил Галиәскәров, Затон кадет мәктәп-интернатының 9 сыйныф укучысы Булат Хәсәнов чын күңелебездән Мәскәү шәһәренә баруны оештырганнары өчен Республика ветераннар Советы рәисе Хәбир Иштиряковка, оештыру комитеты членнарына безгә акциядә катнашу мөмкинлеге биргән өчен Кама Тамагы муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиевка, муниципаль район башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдиновка зур рәхмәт белдерәбез. Мәскәү шәһәрендә экскурсиядә Бөек Ватан сугышы музее, Кызыл мәйданда булып онытылмас тәэсирләр алдык. Анда безгә бик яхшы хезмәт күрсәттеләр.
Сугыш турындагы сәхнәләштерелгән әсәрләр, чәчәкләр салу, сугышта катнашучыларның чыгышлары, яшьләрнең ветераннарга карата җылы мөнәсәбәте, экскурсия дәвамында яңгыраган сугыш еллары җырлары, ветераннарның бер-берсе белән аралашуы хәтеребездә озак сакланыр.
НКЦда очрашуның беренче минутларыннан өйгә кайтып киткәнче тантаналы мизгелләр кичердек. Онытылмас экскурсия өчен тагын бер кат рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев