Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гошер сәдакасы

Элек-электән авыл халкы өлкәннәр һәм балаларга, шулай ук мохтаҗларга ярдәм кулы сузган. Көзен авыл халкы мул уңыш җыеп алгач, Ходайга рәхмәт йөзеннән, әлеге уңыштан мохтаҗларга да өлеш чыгарган. Әлеге матур гадәтне Иске Казиле авыл җирлегендә онытмыйлар. Ничәнче ел инде авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә шәхси ярдәмче...

Элек-электән авыл халкы өлкәннәр һәм балаларга, шулай ук мохтаҗларга ярдәм кулы сузган.
Көзен авыл халкы мул уңыш җыеп алгач, Ходайга рәхмәт йөзеннән, әлеге уңыштан мохтаҗларга да өлеш чыгарган. Әлеге матур гадәтне Иске Казиле авыл җирлегендә онытмыйлар. Ничәнче ел инде авыл җирлеге башлыгы Илдус Сәгъдиев социаль хезмәт күрсәтү үзәгенә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда үстерелгән көз нигъмәтләре алып килә.
Агымдагы ел да искәрмә булмады. Алар ЦСОНга бәрәңге, суган, чөгендер, кишер, шулай ук бал китергән. Моннан тыш, Ленин исемендәге хуҗалык җитәкчесе Мидхәт Гыймадиев изге Корбан бәйрәмендә ит алып килгән.
Әлеге игелекле гамәл өчен ЦСОН хезмәткәрләре Иске Казиле авыл җирлеге халкына рәхмәтле, аларга муллык һәм тынычлык, гаиләләренә иминлек телиләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев