Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фатир мәсьәләсе

Районда октябрь аенда исәпкә алынмаган торак фондын ачыклау эше башланды. Җир һәм милек мөнәсәбәтләре, БТИ, статистика хезмәткәрләре барлык торак пунктларда булып, теркәлгән һәм гамәлдәге торакны тикшереп чыкты. Бу тикшерү нәтиҗәләре турында МР башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Дмитрий Юманов сөйли. -Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы исәпкә...

Районда октябрь аенда исәпкә алынмаган торак фондын ачыклау эше башланды.
Җир һәм милек мөнәсәбәтләре, БТИ, статистика хезмәткәрләре барлык торак пунктларда булып, теркәлгән һәм гамәлдәге торакны тикшереп чыкты. Бу тикшерү нәтиҗәләре турында МР башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Дмитрий Юманов сөйли.
-Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы исәпкә алынмаган торак фондын ачыклау буенча тикшерү үткәрергә тәкъдим итте. Аның максаты-халыкның торак белән тәэмин ителеше турындагы мәгълүматның дөреслеген раслау. Моның өчен техник исәп оешмаларында исәпкә алу процедурасын узмаган торак фонды объектларын, аерым алганда торак йортлар, әзерлек дәрәҗәсе югары булган төзелеп бетмәгән торак йортлар, торак йортларга янкормаларны ачыклау буенча ведомствоара комиссия төзелде. Комиссия ике атна дәвамында торак пунктларга чыгып инвентаризация үткәрде.
-Уртак эш нәтиҗәләре нинди булды?
-Нәтиҗәдә БТИ базасында теркәлмәгән 19700 кв.метр торак ачыкланды.
-Бу исемлеккә кайсы торак пунктлар кергән?
-Мондый торакның күп өлеше Тәмте авыл җирлегенең Идел елгасы ярына урнашкан урамнары, Красновидово, Кече Салтык, Кирельск, Сөйки авыл җирлекләре, шулай ук Кама Тамагы, Куйбышев затон, Тенеш шәһәр җирлекләре керә.
-Тикшерүдән соң гомуми саннар ничек үзгәрде?
-2012 елның 1 гыйнварына БТИ отчеты буенча 430,3 мең кв.м. торак фонды мәйданы исәпләнгән иде, фактта 449,6 мең кв.метр булды. Шуның 5 мең кв.метрын БТИ агымдагы елда отчетка кертте. Нәтиҗәдә, халык санына бүлеп исәпләгәндә торак мәйданы белән тәэмин ителеш исәпләнгән 26,1 кв.м. урынына 27,2 кв.метр тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев