Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

ЕГАИС – нәрсә ул?

Тиздән данәләп алкоголь белән сәүдә итүчеләргә җитештерү күләмен һәм составында спирт булган продукция әйләнешен исәпкә алу буенча автоматлаштырылган бердәм дәүләт мәгълүмати системасы (ЕГАИС) кысаларында эшләргә туры киләчәк. Сатуга куелган яки сатылган һәр шешәне ЕГАИС аша үткәрергә эшмәкәрләрне узган җәйдә Федераль законга кергән үзгәрешләр мәҗбүр итә. 2016 елның 1 гыйнварыннан этил...

Тиздән данәләп алкоголь белән сәүдә итүчеләргә җитештерү күләмен һәм составында спирт булган продукция әйләнешен исәпкә алу буенча автоматлаштырылган бердәм дәүләт мәгълүмати системасы (ЕГАИС) кысаларында эшләргә туры киләчәк.


Сатуга куелган яки сатылган һәр шешәне ЕГАИС аша үткәрергә эшмәкәрләрне узган җәйдә Федераль законга кергән үзгәрешләр мәҗбүр итә. 2016 елның 1 гыйнварыннан этил спирты, составында алкоголь һәм спирт булган продукцияне сатып алучы һәм сатучы эшмәкәрләргә бу системада эшләргә туры киләчәк. 2016 елның 1 июленнән автоматлаштырылган бердәм дәүләт системасы шәһәр җирлекләрендә данәләп алкоголь продукциясе сатучыларга, 2017 елның 1 июленнән авыл сатучыларына "киләчәк".

Данәләп сатуны ЕГАИСКа кертү составында спирт булган продукциянең законсыз әйләнеше күләмен киметүче төп чараларның берсе. Сишәмбе көнне алкоголь белән сәүдә итүче район эшмәкәрләре катнашында видеоконференция булды.

- Районда алкоголь продукциясен сатучы барысы 19 юридик зат бар, шуларның җидесенең генә алкоголь белән сәүдә итүгә лицензиясе бар, калганнары сәүдә нокталарын арендага бирә, - ди дәүләт алкоголь инспекциясенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Альбина Хафизова.

Видеоконференциядә катнашучы эшмәкәрләрне бердәм дәүләт автоматлаштырылган системага тоташуның шактый күп чыгымнар таләп итүе борчуга салды.

Росалкогольурегулирование вәкилләре билгеләвенчә, төп бурыч - алкоголь продукциясенең сатылу күләме кимүгә һәм сәүдә нокталарында алкоголь продукциясе сату бүлекләре ябылуга юл куймаска. Әлеге хезмәт белгечләре районнарга чыгып, укыту-аңлату эшләре алып барырга әзер. Бүген үк бушлай программалы тәэмин итү алырга һәм системада уңай гына эшли башларга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев