Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәүләт хезмәтләре.ру

Хәзер районның теләсә кайсы кешесе социаль ярдәм чаралары, дәүләт хезмәтләре күрсәтү тәртибе турындагы мәгълүмат алу һәм күңелеңә ошаган эш эзләүдә исәпкә кую өчен документлар әзерләү мәсьәләсе буенча сез Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинеты аша кабул итүгә языла аласыз. Порталга uslugi.tatar.tu адресы буенча интернет челтәренә тоташтырылган теләсә нинди җайланмадан...

Хәзер районның теләсә кайсы кешесе социаль ярдәм чаралары, дәүләт хезмәтләре күрсәтү тәртибе турындагы мәгълүмат алу һәм күңелеңә ошаган эш эзләүдә исәпкә кую өчен документлар әзерләү мәсьәләсе буенча сез Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталының шәхси кабинеты аша кабул итүгә языла аласыз.

Порталга uslugi.tatar.tu адресы буенча интернет челтәренә тоташтырылган теләсә нинди җайланмадан керергә була. Дәүләт хезмәте порталы аша түбәндәге социаль яклау чаралары алырга мөмкин: балага айлык пособие билгеләү; бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие билгеләү; бала караган өчен айлык пособие билгеләү; торак биналарга коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидия бирү, пенсионерларга юл йөрү өчен айлык акчалата түләү билгеләү; гражданнарның аерым катламына торак һәм коммуналь хезмәтләргә түләүгә субсидия билгеләү; оешма бетерелүгә бәйле рәвештә эштән азат ителгән хатын-кызларга йөклелек һәм бала табу буенча айлык пособие билгеләү; балалар бакчасына йөргән бала өчен ата-аналар взносының бер өлешенә компенсация билгеләү; 18 яшькә кадәр өч һәм аннан күбрәк балалары булган гаиләләргә ТКХга түләүгә субсидия билгеләү. Шулай ук социаль яклау бүлегендә һәм халыкның мәшгульлек үзәгендә 2-12-69, 2-16-84, 2-14-67 номерлары буенча "Кайнар линия" телефоннары эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X