Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Депутатлар эштә

Узган дүшәмбедә икенче чакырылыш муниципаль район Советының XXXIX утырышы үткәрелде, анда сигез мәсьәлә тикшерелде. Депутатлар тикшерүенә 2014 елга һәм 2015-2016 елга план чорына бюджет буенча Совет карарына, шулай ук 2015 елга һәм 2016-2017 елга план чорына бюджет проектына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы ике мәсьәләне һәм проектны беренче укылышта кабул итүгә муниципаль...

Узган дүшәмбедә икенче чакырылыш муниципаль район Советының XXXIX утырышы үткәрелде, анда сигез мәсьәлә тикшерелде.

Депутатлар тикшерүенә 2014 елга һәм 2015-2016 елга план чорына бюджет буенча Совет карарына, шулай ук 2015 елга һәм 2016-2017 елга план чорына бюджет проектына үзгәрешләр кертүгә кагылышлы ике мәсьәләне һәм проектны беренче укылышта кабул итүгә муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад буенча урынбасары Дмитрий Юманов тәкъдим итте. Муниципаль район башлыгы Зөфәр Гарәфиев аңа берничә сорау бирде: "Бюджетның керем өлешен тулыландыру өчен районда җыелган салымнар ничә процент тәшкил итә?", "Киләчәктә бюджет нәрсә хисабына үтәләчәк?", шулай ук юл фонды, күчемсез милек теркәү турындагы сорауларһәм башкалар. Залдан берничә сорау һәм тәкъдим булды. Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Илмир Гыйлметдинов район архивына финанс ярдәме турындагы сорауны уйларга тәкъдим итте, чөнки бинасы кысан, урын җитми. Район Советы депутаты Шәһит Зәйнуллин мәктәп укучыларының куркынычсызлыгы турындагы мәсьәләне күтәрде һәм ата-аналар хисабына сак өчен шәхси сак оешмасы яллау тәкъдиме булуын әйтте, бу мәсьәлә мәктәп ата-аналар җыелышында каралды. Моннан тыш, ул өлкәннәр өчен спорт секцияләре эше турындагы сорауны да кузгатты. Шул уңайдан мәгариф идарәсе җитәкчесе Илшат Гомәров (сак республика бюджеты хисабына алып барылачак, ата-аналардан акча җыю тыела, укучыларның туклануы өчен генә рөхсәт ителә) һәм муниципаль район башкарма комитетының яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Альберт Ильин (оптимальләштерү уңаеннан штаттан ике тренер кыскартылган) аңлатма бирде. Муниципаль хезмәткәрләр һәм муниципаль вазыйфа башкаручы гражданнарга, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына керем, милек, чыгым турында кагылышлы мәгълүматлар, аларны җирле үзидарә органнары сайтларына урнаштыру һәм газетада бастыру, югарыда саналган процедураларны башкарырга тиешле) муниципаль хезмәт вазыйфасы исемлеге һәм муниципаль район иҗтимагый Советы турындагы положениегә кагылышлы алты мәсьәләне муниципаль район башлыгы урынбасары Газинур Габидуллин кертте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X