Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Дәһшәтле ул елларны хәтерлибез»

30 октябрьдә халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көненә багышланган чара үткәрелде. очрашуга хәзерге вакытта районыбызда яшәүче, сәяси репрессияләрдән зыян күргән 17 өлкән яшьтәге кеше чакырылган иде. Чара вакытында һәркем үз башыннан үткәннәрне искә алды. Аларның кайсы Себергә, кайсы Магнитогорскига һәм башка урыннарга озатыла, аннары язмыш...

30 октябрьдә халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә сәяси репрессияләр корбаннарын искә алу көненә багышланган чара үткәрелде.

очрашуга хәзерге вакытта районыбызда яшәүче, сәяси репрессияләрдән зыян күргән 17 өлкән яшьтәге кеше чакырылган иде. Чара вакытында һәркем үз башыннан үткәннәрне искә алды. Аларның кайсы Себергә, кайсы Магнитогорскига һәм башка урыннарга озатыла, аннары язмыш җилләре безнең районга алып килә. авыр шартларда балалар үстерәләр. Хәзерге вакытта күпләре яшәү шартларыннан канәгать. Очрашуда катнашучылар сорауларына УСЗ җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Алефтина Докина, районыбызда ТРда кеше хокукы буенча уполномоченный Иван Маховик җавап бирде, акланган гражданнарны дәүләт яклавы турындагы чараларга аңлатма бирелде. Ветераннарның район советы рәисе Ирания Сәгъдиева һәрберсенә җылы сүзләр җиткерде. Ахырдан катнашучыларга чәй табыны әзерләнде һәм азык-төлек җыелмасы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев