Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чираттагы очрашу

Узган сишәмбедә Тәтеш һәм Кама Тамагы районнары инвалидлар җәмгыятенең чираттагы очрашуы булды. Тәтештән уналты һәм Кама Тамагыннан ун кеше танышу сәяхәтен «Акчарлак» спорт комплексыннан башлады, аннары бассейнда су коенды, районның туган якны өйрәнү музеенда, Иделнең Кама белән кушылган урынында һәм «Богородский рай» тернәкләндерү үзәгендә булды. Биредә аларга таныштыру сәяхәте уздырылды,...

Узган сишәмбедә Тәтеш һәм Кама Тамагы районнары инвалидлар җәмгыятенең чираттагы очрашуы булды.
Тәтештән уналты һәм Кама Тамагыннан ун кеше танышу сәяхәтен «Акчарлак» спорт комплексыннан башлады, аннары бассейнда су коенды, районның туган якны өйрәнү музеенда, Иделнең Кама белән кушылган урынында һәм «Богородский рай» тернәкләндерү үзәгендә булды. Биредә аларга таныштыру сәяхәте уздырылды, дәвалау һәм профилактика алымнары күрсәтелде, кунаклар аның белән бик кызыксынды һәм хәтта якындагы вакытта дәваланырга килергә булды. «Хәзер районыбыздан бер төркем инвалидлар тәтешлеләргә җавап визиты ясарга тиеш. без бу хакта уйлап карабыз», - ди район инвалидлар җәмгыяте рәисе Анна Зубарева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев