Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүләккә – «Алтын»

Поселок халкына Яңа елга тагын бер бүләк ясалды - ИП Әскәров «Алтын» кибете ачты. Ирле-хатынлы Гүзәл һәм Илшат Әскәровлар үз эшчәнлекләрен 2008 елда - арендага кибет алу, халыкны азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүдән башлап җибәрә. Өч ел уңышлы гына эшләп, 2011 елда Коммуналь урамында тагын бер кибетне арендага алалар, бинага...

Поселок халкына Яңа елга тагын бер бүләк ясалды - ИП Әскәров «Алтын» кибете ачты.
Ирле-хатынлы Гүзәл һәм Илшат Әскәровлар үз эшчәнлекләрен 2008 елда - арендага кибет алу, халыкны азык-төлек продуктлары белән тәэмин итүдән башлап җибәрә. Өч ел уңышлы гына эшләп, 2011 елда Коммуналь урамында тагын бер кибетне арендага алалар, бинага ремонт ясыйлар. Поселокның бу ягында берничә ел элек ул инде райпо кибете үз эшчәнлеген туктату сәбәпле сәүдә ноктасы булмаганлыктан, биредә яшәүчеләр өчен бу шатлыклы вакыйга була.
Бизнеслары акрынлап үсә һәм Әскәровлар үз кибетләрен ачарга булалар. Аларның бу гамәлен район җитәкчелеге дә хуплый. Җир алып, кредит рәсмиләштерәләр һәм кыска вакыт эчендә ике катлы иркен бина төзиләр.
Һәм, ниһаять, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан кибет тантаналы төстә ачылды. Бу көнне бирегә поселок халкы һәм кунаклар җыелган иде. МР башлыгы урынбасары Рөстәм Гыйлметдинов Әскәровлар эше турында халыктан яхшы сүзләр генә ишетәбез, кибетләренә яратып йөриләр, һәр клиентның ихтыяҗын үтәргә тырышалар, республикада үткәрелүче авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә дә актив катнашалар, дип билгеләп үтте.
Әскәровлар үз көчләренә ышаналар, киләчәккә планнары да зурдан. Киләсе елга кибетнең икенче катында хәләл иттән пилмән ясау цехы ачарга уйлыйлар. Димәк, бу яңа эш урыннары булачак дигән сүз. Шулай ук шәхси хуҗалыклар да отачак - кулай бәядән итне урында тапшыра алачак. Цех өчен җиһазлар кайтарылган инде.
Халык исеменнән аларга башлангычларында уңышлар һәм бизнесларының чәчәк атуын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев