Идел таңнары

Кама Тамагы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Боз өстендә сак булыгыз

Һава температурасының кискен түбәнәюе нәтиҗәсендә узган атнада республика баулары һәм күлләрендә 1-3 см калынлыкта боз барлыкка килде. Идел һәм Камада әлегә боз күзәтелми. Хәзер боз өстенә чыгу куркыныч. Кеше авырлыгын күтәрергә сәләтле куркынычсыз боз калынлыгы күлләрдә 10 смдан артык булырга тиеш. Республикада боз өстенә чыгуны тыючы законда үзгәрешләр бар.ТР Министрлар...

Һава температурасының кискен түбәнәюе нәтиҗәсендә узган атнада республика баулары һәм күлләрендә 1-3 см калынлыкта боз барлыкка килде. Идел һәм Камада әлегә боз күзәтелми.

Хәзер боз өстенә чыгу куркыныч. Кеше авырлыгын күтәрергә сәләтле куркынычсыз боз калынлыгы күлләрдә 10 смдан артык булырга тиеш. Республикада боз өстенә чыгуны тыючы законда үзгәрешләр бар.ТР Министрлар Кабинетының 2014 елның 25 июнендәге 435нче карары нигезендә сулыкларда кешеләр гомерен саклау кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Әлеге кагыйдәләрне бозганда кайбер санкцияләр каралган. ГИМС инспекторлары укучыларның көзге канкулы башлануга бәйле рәвештә ата-аналарны кисәтә: балаларны боз өстенә керүдән тыярга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев