Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бәхетләрен хезмәттә тапкан

Айрат Кадыйров үз тормышларын яхшырак һәм матуррак итәргә омтылган авыл кешеләренең берсе. Ул гаиләсе белән берничә ел инде йортлары янында урамда чәчәкләр үстерә.Җәй буе аларны карап, су сибеп торалар. «Авыл җирендә чәчәктән кала да мәшәкать җитәрлек. Малларны карыйсы, кышка печәнен дә әзерлисе ...»-дияр берәүләр.Кадыйровларның зур ярдәмчел хуҗалыгы моның киресен исбатлый....

Айрат Кадыйров үз тормышларын яхшырак һәм матуррак итәргә омтылган авыл кешеләренең берсе.

Ул гаиләсе белән берничә ел инде йортлары янында урамда чәчәкләр үстерә.Җәй буе аларны карап, су сибеп торалар. «Авыл җирендә чәчәктән кала да мәшәкать җитәрлек. Малларны карыйсы, кышка печәнен дә әзерлисе ...»-дияр берәүләр.Кадыйровларның зур ярдәмчел хуҗалыгы моның киресен исбатлый. Алар алты ат, биш сыер, егерме биш баш сарык, унбиш умарта, утыз каз асрый. «Барысы безнең 17 баш мөгезле эре терлегебез бар. Эшне бүлмибез, ул барыбызга да җитә»,-диде гаилә башлыгы. Бу вакытта ат арбасына ике чибәр егет су салынган савытлар куя иде. «Улларыбыз - безнең терәк. Олы улыбыз Айнур медицина университетында белем ала, бишлегә генә укый. Кечкенәсе Салават 9 нчы сыйныфта, Кама Тамагы урта мәктәбендә алдынгылар сафында. Хәзер алар кырга бозауларга су илтә», - дип дәвам итте горур ата. Ул балаларын бернинди эштән дә курыкмыйча, аннан тәм табып эшләргә өйрәткән.

Тәскирә ханым бар эштә дә иренә ярдәмче, ул газ котельнясында оператор булып эшли. Боларга өстәп шунысын да әйтергә кирәк: Олы Мәрәтхуҗа авыл мәдәният йорты мөдире Айрат Рәфкать улы матур итеп гармунда уйнап, татар халык җырлары башкара, әдәбият белән кызыксына һәм газетага мәкаләләр юллый.

Сүзебезне йомгаклап, татар халык мәкален китерәбез: «Эшкә теләк булса, беләк чыдар».

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев