Идел таңнары

Кама Тамагы районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Безнең автоледи

Алдан хәбәр иткәнебезчә, 24 августта Казан шәһәрендә "Автоледи" традицион конкурсы үткәрелде.

Безнең районнан анда Кама Тамагы штпдан биш бала анасы, күп еллар машина йөртү стажы булган Марина Ежова катнашты. Ул җиңүчеләрнең беренче егермелегенә кергән. "Автоледи - 2012" исеме өчен республика шәһәрләре һәм районнарыннан 60ка якын кеше катнашты. Аны озата баручы ЮХИДИ БДД буенча I категорияле белгеч Сания Гайнетдинова сүзләренә караганда, Марина Александровна машинаны күп кенә ирләргә караганда да яхшырак йөртә, аның реакциясе төгәл, практик өлеш биремнәрен бик яхшы белә.
Марина Александровна сүзләренә караганда, аңа бу конкурста катнашу бик ошаган, ул киләсе елга да үз көчен сынап карарга булды. Ярышта актив катнашканы өчен безнең район автоледие диплом һәм ТР ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе каршындагы БДД фәнни-мәгариф программасын финанслау дирекциясеннән фотоаппарат белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев