Идел таңнары
  • Рус Тат
  • Беслан - безнең хәтердә

    3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә халыкара бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу иң яңа хәтер көне, ул 2005 елның 6 июль "Россиянең хәрби дан көннәре" федераль законы белән кертелә.Һәм турыдан-туры 2004 елның 1-3 сентябрендәге Бесландагы фаҗигә белән бәйле.3 сентябрьдә Кама Тамагы урта мәктәбендә "Богородский рай" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм...

    3 сентябрьдә Россиядә терроризмга каршы көрәштә халыкара бердәмлек көне билгеләп үтелә. Бу иң яңа хәтер көне, ул 2005 елның 6 июль "Россиянең хәрби дан көннәре" федераль законы белән кертелә.Һәм турыдан-туры 2004 елның 1-3 сентябрендәге Бесландагы фаҗигә белән бәйле.3 сентябрьдә Кама Тамагы урта мәктәбендә "Богородский рай" үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм итү бүлекчәсенең социаль педагогы Галина Сороковнина 4,8 сыйныф укучылары өчен хәтер дәресе үткәрде. "Беслан- безнең хәтердә" сыйныф сәгатенең төп максаты -балаларда терроризмга каршы нәфрәт уяту,мәрхәмәтлелек хисләре, актив гражданлык позициясе булдыру.Әлеге Фаҗигале вакыйга мисалында балаларга батырлык,ватанпәрвәрлек төшенчәләре аңлатылды. Ахырда укучыларны терроризмга каршы тору, куркынычсызлык чаралары белән таныштырдылар.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: